“ Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегендә Ташкичү авылы” ( Дәрестән тыш чара )
Галиева Мадина Мухтаровна,
Ибатуллина Эльмира Ришатовна
Учителя
МБОУ «Ташкичинская ООШ» Арского муниципального района
“ Шиһабетдин Мәрҗани эшчәнлегендә Ташкичү авылы”
( Дәрестән тыш чара )
Сәхнә түрендә Ш.Мәрҗанинең портреты, китап күргәзмәләре урнаштырылган.Талгын гына көй агыла.Көй ахырына якынлашканда алып баручы кичәне башлап җибәрә.Кичә презентация белән үрелеп бара.
1 нче алып баручы. Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Әйе, матур табигате, тырыш халкы белән дан тоткан кечкенә генә Ташкичү авылы күпме күренекле шәхесләрне дөньяга таныткан. Бүген сүзебез күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең Ташкичү авылы тарихына бәйле истәлекләре, кызыклы фактлары турында.
2 нче алып баручы. Шиһабетдин Мәрҗани 1818нче елның (3)16нчы январенда Арча районы Ябынчы авылында туа.
Нәни Шиһапка 4 яшь булганда, атасы Баһаветдинны имам итеп, Ташкичү авылына күчерәләр һәм шулай итеп, Мәрҗанинең тормышы авылыбыз тарихы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнеп китә.
Мәрҗани яшьтән үк күңелен укуга салган, үскәч зур галим булачагы яшь вакытыннан ук мәгълүм булган.
1 нче алып баручы. Әйе, чыннан да, авылыбыздан зур галим чыга. Мәшһүр мәгърифәтчене, тарихчы-галим һәм фикер иясен татар халкына үстереп, рухи тәрбия биргән ватаны булып, безнең Ташкичү авылы тора.
Шиһабетдин мәшһүр белем йорты булган Ташкичү мәдрәсәсендә тәүге белемнәрен ала башлый. «Гыйлемлелекнең башы, Ташкичүдә башланды», — дигән ул. Ташкичүдә дини белем генә алып калмый, ә фән серләренә төшенү юлында беренче адымнарын ясый. Чөнки мәдрәсәдә, дини белем белән беррәттән, география, астрономия, хисап кебек фәннәрдән заманына күрә бик кирәкле гыйлем дә бирелгән. Сәүдә эше белән көн иткән халыкка бик тә кирәкле мәгълүматлар чыганагы бу. Ә Шиһабетдиндә мәдрәсә гыйлеме галимлелек талантын ача. Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтенә Шиһабетдин Мәрҗанине бирә!
( 1 укучы Р.Фәтхрахмановның “Ташкичүем — алтын бишек” шигыреннән өзек сөйли)
Тарих мең дә җиде йөздә…
Ил тетрәткән, утлар кичкән,
Гайрәтле ир — Баһадиршаһ
Ташкичүнең суын эчкән.
Җыр яңгыраткан Габдессаләм,
Чишмә булып аккан гыйлем.
Чын ирләрчә яратырга
Өйрәткән ул туган илен.
Калыкканнар Батыршалар.
Рух чыныккан, канатланган.
Өмет белән зарлы халык
Батыршага карап калган.
Тарих мең дә сигез йөздә…
Ил елаган, җай килмәгән.
Ташкичүләр сәүдә иткән,
Файда күргән игеннәрдән.
Белем алган, мәчет салган.
Сынатмаган зарлы халык,
Каһирәдә галим булган
Ташкичүдә белем алып.
Гарәпләргә тел өйрәткән,
Иманлыга дин өйрәткән.
Ташкичүдә үскән егет
Ихлас күңел, чын йөрәктән.
Илгә биргән Мәрҗанине-
Кояшка тиң олы затны,
Карашы — нур, теле — гыйлем ,
Адымына тикле затлы.
Даны белән дөнья гизгән,
Таң калдырган халыкларны.
Әйди-әйди татарларны
Яктылыкка алып барды.
2 нче алып баручы. 1838-1849нчы елларда Мәрҗани Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә белем ала. Туган иленә кайтканда ул чын-чынлап галим, дин әһеле, педагог һәм мәгариф эшлеклесе булып җитлеккән була.
Шиһабетдин Мәрҗани Казанның беренче мәхәллә мәчетенә имам һәм аның каршындагы мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә.
Мәрҗанинең мәгърифәтчелек өлкәсендәге эшчәнлегенең тагын бер ягы булып, аның укытучылык хезмәте тора.
1 нче алып баручы. Галимнең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.
“Мөстәфадел-әхбар фи әхвәли Казан вә Болгар” китабында без туган авылыбыз тарихына бәйле вакыйгалар, кызыклы фактларга тап булдык. Мәрҗани Ташкичүнең тарихы, мәчет-мәдрәсәләре, зыялылары, каберлекләре һәм кабер ташларындагы язулар турында күп кенә кызыклы истәлекләр язып калдырган.
2 нче алып баручы. Бу олуг шәхес, гомумән Мәрҗаниләр нәселе, безнең Ташкичү авылының тарихында иң әһәмиятле урын алып тора. Шиһабетдин хәзрәт үзе дә авыллар һәм мәчетләр турында язганда, иң беренче чиратта, безнең Ташкичү авылы һәм аның мәчете турында язып калдырган. Алардан күренгәнчә, XVIII гасыр башыннан Ташкичү авылы тарихы башлана. Анда авылыбызга хөрмәте зур булган хәзрәтнең, Ташкичүдә үткән яшьлегенә багышлап язылган шигъри юллары да бар:
Яшьлек һәм сабыйлык дәверен үткәргән идем.
Анда мин тормышның яңа киемнәрен кидем;
Анда мин яшерен уйларымның ялгышлыгын күрдем,
Анда минем яшьлегемнең ботаклары тибрәнде.
Нинди мәгънәле көчле уй-фикерләр белән сугарылган бу юллар!
1 нче алып баручы. Мәрҗани күп кенә борынгы кабер ташларын өйрәнгән һәм авылдагы каберлекләр турында да бу китапта шактый мәгълүматлар биргән.
Галим туган авылыбызның мәчет-мәдрәсәләре турында да искиткеч бай һәм төгәл хатирәләр язып калдырган.
Ташкичү – XVIII-XIX гасырларда ук мәдрәсәсе белән дан тоткан авыл. Мәдрәсәдә үз чорының танылган дин әһелләре белем биргән..
Ташкичү мәчетен күрше Оры авылының мәшһүр сәүдәгәре төзетә.
2 нче алып баручы. Бу китап белән танышып, без бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдык. Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнеп, авылыбыз турындагы әлеге тарихи фактларны, туган авылыбызга багышлаган сайт аша, башкаларга да җиткерү өстендә эшәргә тиешбез.
Татар халкын агартыр, мәгърифәтле итәр, аң-белем дәрәҗәсен күтәрер өчен биниһая зур көч куйган бу асыл затлар, күркәм мәдрәсәләр онытылырга тиеш түгел. Без шушы бөек кешеләр алдында бурычлы, чөнки нәкъ менә аларның тырышлыгы, кыюлыгы, киңкырлы эшчәнлеге аркасында татар халкы үсеш юлында югары үрләргә күтәрелә алды.
Ни кызганыч, заманында тарихи мираска караш бик түбән булган. Мәрҗаниләр нәселенең Ташкичүдә бик бай китапханәсе барлыгы билгеле. Соңыннан ул китапханә, Совет властеның беренче елларында, Казанда юкка чыга. Авылда калган мирас та югалган.
1 нче алып баручы. Шулай да, үз вакытында хатабызны тану, үткәнебезгә әйләнеп карау әдәби мирасыбызны эзләп табарга, саклап калырга ярдәм иткән. Минемчә, әнә шуңа да Ш.Мәрҗанинең гыйльми эшчәнлеге, эшлекле фикерләре бүген дә татар дөньясында югалмый торган кыйммәт булып тора. Торган нигезе, тәгәрәп үскән болыннары, тәмле сулы чишмә сукмаклары, авылны моңлы азан белән нурландыручы мәчет баскычлары аның аяк эзләрен саклап калган, аның бөеклеген киләчәк буыннарга да тапшырыр.
2 нче алып баручы. Республиканың мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән, “Мәрҗани мәчете”нә нигез салынуына 200 елдан артса да, бүген дә алтын аен ялтыратып, тирә-юньгә нур чәчеп, моңлы азан тавышын еракларга яңгыратып, авылдашларымны намазга чакырып тора. Киләчәктә мәктәбебезгә дә авылдашыбыз Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелсә, безнең өчен зур горурлык булыр иде.
Мәктәбебездә Мәрҗанинең тууына 200ел тулу уңаеннан, аңа багышланган, кыйммәтле экспонатларга һәм китапларга искиткеч бай музей ачылды. Мәктәп каршында галим һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанигә мәрмәр ташлардан һәйкәл-обелиск куелды. Музей йортлары шикелле бизәп һәм нәкышләп эшләнгән “Мәрҗани чишмә”се тирә-юнь авылларны үзенең тәмле суы белән сыйлый. Мәктәбебездә һәрдаим күренекле шәхесләребезгә багышланган әдәби кичәләр үткәрелеп тора.
Ләкин мондый чаралар түгәрәк даталарга, туган көннәргә генә багышлап үткәрелмәсен, аларның иҗатлары өйрәнелүдән туктамасын, музей һәр көнне бөек мәгърифәтчебезнең тормышы, иҗаты белән кызыксынучылар белән тулып торсын иде. Авылдашыбыз, бөек мәгърифәтче, алдынгы фикер иясе – Шиһабетдин Мәрҗани – милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган мәгърифәт нуры таратучы олы якты йолдыз ул. Без аның белән чиксез горурланабыз!
Сүзебезне якташыбыз Габдулла Тукайның Мәрҗанигә багышлап язган “Шиһаб хәзрәт” шигыре белән тәмамлыйсы килә.
( 1 укучы Габдулла Тукайның Мәрҗанигә багышлап язган “Шиһаб хәзрәт” шигырен укый)
Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта,
– Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, — дип,
Җаһил мулла әмер бойрып торган чакта ,–
Чыкты, ахры, бездән дә бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
1 нче алып баручы. Кичәбез шуның белән тәмамланды.Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!
Кулланылган әдәбият.
- “Арча төбәге тарихы”. Казан, 1996.
- “Ватаным Татарстан” газетасы, 16 гыйнвар, 1998ел.
- Гобәйдуллин Газиз. Тарихи сәхифәләр ачылганда. Казан, 1989.
- “Казан утлары” журналы, №1, 2018 ел.
- “Мәдәни җомга” газетасы, 30 гыйнвар, 1998 ел.
- “Мәдәни җомга” газетасы, 6 октябрь, 2017 ел.
- “Мәдәни җомга” газетасы, 12 гыйнвар, 2018 ел.
- Мәрҗани китапханәсе: Фәнни-библиографик җыентык. Казан: Милли китап. – 122б.
- Мәрҗани: Фәнни-популяр җыентык. – Казан: Җыен, 2010 ел. – 704б.
- Мәрҗани Ш. “Мөстәфадел – әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”. Казан, 1989 ел.
- Сайланма әсәрләр. – 2нче том. – Казан: Татар китап нәшрияты, 1958.
- “Сөембикә” журналы, №1, 2018 ел.
- Татар зыялылары: Укытучылар һәм югары сыйныф укучылары өчен мәкаләләр җыентыгы. Казан: Мәгариф, 2003. – 40-49б.