Вы здесь: Главная > Без рубрики > Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәмe

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәмe

Сагдиева Ләйсән Якуб кызы

Сафина Гөлназ Ринат кызы

Әлдермеш урта мәктәбенең югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучылары

МБОУ
“АльдермышскаяСОШ”
Высокогорский район с. Альдермыш

 

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәмe

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Музыка астында укыла.

Алып баручы:

Тәуге звонок белем ачкычларын

Балаларның бирә кулына.

Соңгы звонок башлап алып чыга

Һэр яшьлекне тормыш юлына.

Ун ел буе кынгыраулар чыңы

Чакыру булды һәрбер дәрескэ.

Буген алар чакыру һәм озату

Алда торган биек зур эшкэ.

Хәерле кон, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, кадерле укытучылар һәм укучылар!  Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн  мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәр булып хәтердә калыр.  Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.Эйдэгез эле , бергэлэп бэйрэмнен хужаларын, 11нче сыйныф укучыларын чакырыйк.

Музыка астында 11сыйныф егетләре генә чыга.

-Абау, егетләр, кызлар кая? Ник узегез генә?

-Белмим, монда иделэр, юкка чыкканнар. ЕГЭдан курыкканнар ахыры, мәктәптән китэселәре килмидер.

-Абаау бер дэ курка торганга ошамаганнар иде бит

-Алай димэ, ЕГЭдан бөтен кеше дә курка: әти-әниләр дә, хәтта укытучылар да!

 

 

Кызлар чыга:

— Кем әйтте безне куркалар, дип? Бәйрәмгә матуррак киенеп килик дип, озаклап әзерләнеп яттык, шуңа гына соңгарак калдык без. Ни генә дисәгез дә, быел без мәктәпнең йөзек кашлары бит!

-Ә ЕГЭга килгәндә, бирәбез без аны, менә әйткәннәр иде диярсез, укыйбыз да, бирәбез дә, аллабирса!

-Амин, шулай булсын!

Рэсим:

-Я, кызлар, әзермә сез, матурларым! Чыгабызмы яңа баштан?

Кызлар: Эзер, аллага тапшырдык.

Музыка астында 11лэр житәкләшеп чыгалар

 

Директорга, килгэн кунакларга сүз бирелә

11ләр жыр «кыңгыраулы мәктәп еллары»

1ләргә сүз бирелә(жыелышып сойләшә башлыйлар,кулларында су,шарлар)

— Кара алар нинди зур һәм акыллы.

— Алар барлык сорауларга да җавапларны беләләр. Аларга бик рәхәттер инде.

— Без кайчан гына шулай үсеп җитәрбез икән?

— Дәрес хәзерлисе булмас иде.

— Ботка ашамаган , шаярган өчен ачуланмас иделәр.

А.Б. –Сезгә беренче сыйныфларның да әйтәсе сүзе бар,әйдәгез аларны тынлыйк.

Кадерле абыйлар һәм апалар!

Бәйрәмегез белән котлыйбыз!

 

1)Бүген абый-апаларны

Олы юлга озатабыз.

Имтиханда гел бишлеләр

Булуын теләп калабыз.

 

2)Алга таба да тырышып

Югары белем алыгыз.

Профессор,академик,

Фән докторы булыгыз.

 

3)Тик кем генә булсагыз да

Дуслык хисен югалтмагыз.

Сезгә тырышып белем биргән

Укытучыларны онытмагыз.

 

4)«Сезнең кебек чакта», — дигән булып

Мыскыл иткән булып сөйлисез.

Без беләбез: сиздермәскә теләп,

Бала чакны бездән көнлисез.

5)Бүген сезгә истәлеккә

Бирәбез без бүләкләр.

Тик алар гади түгелләр

Бар җирдә дә кирәкләр.

 

6)Зур юллар үткәндә,

Бик арып ял иткәндә

Мәктәп суын эчегез

Артып китәр көчегез.   (сулы савыт бирә)

 

7)Монысы шар, кабартылган

Сезгә махсус алынган.

Кирәк булыр,чөнки һава

Мәктәптән тутырылган.     (шарлар бирәләр)

 

8)Безне алда каникуллар көтә

Сезне исә авыр сынаулар.

Сез теләгез безгә яхшы яллар,

Без телибез сезгә ак юллар.

 

9)Гел уңышлар гына юлдаш булсын,

Сынатмагыз, һәрчак түзегез.

Мәрхәмәтле, намуслы булыгыз,

Якты булсын һәрчак йөзегез.

 

10)Уңышлар юлдаш булсыннар

Барасы юлыгызда,

Бәхетле тормыш ачкычы

Сезнең үз кулыгызда.

11нче сыйныфлар жавап бирә:

  1. Эзлән, энем, эзең калсын җирдә,

Кечкенәме, зурмы-барыбер.

Тар булса да, яңа сукмак яса,

Аны зурайтучы табылыр.

 

  1. Нәниләргә зур бүләк

Бездән иң изге теләк

Дус яшәгез,яхшы укып

Тик 5 леләр генә алыгыз.

 

  1. Безнең кебек менә дигән

Укучылар булыгыз.

Сезгә дигән бүләгебезне

Кабул итеп алыгыз.

4._Кадерле беренче сыйныф укучылыры,буләгебез сезгэ истәлеккэ калсын. Бу искиткеч серле шешә. Аның серен сез , 11нче сыйныфны тәмамлаганда белерсез.

11лэр

— 11 ел уку дәверендә мәктәп безнең өчен икенче йортыбыз булды, тормышның кызыклы һәм яшьлекнең иң матур вакытын әлеге мәктәптә кичердек. Һәм хәзер әлеге вакыйгаларны искэ төшереп, “Эх, кино сыман кире чырнатасы иде 11 елга артка…” дип уйлап куям .

Алып баручы:

 Әәәә шулай мени? Алай булгач, минем сезгә бүләгем бар. Сезгә һәм безнең кунакларыбызга күп серияле фильм тәгъдим итәсем килә. Рөхсәт итсәгез, әгәр.

11лэр:- Әйдә соң карап карыйк!

Алып баручы:

 — Төшерү озын 11 ел барды. Әлеге вакыт эчендә, барлыгы: 150 кг. акбур, 2300 штук дәфтәр, 2млн.300 мең нерв клеткалары беткән, мәктәп ашханәсендә 120 литр чәй эчелгән.

Шулай итеп, беренче кадр.Беренче дубль. Беренче сентябрь иде. Беренче көн . Һәм беренче сыйныф. Бер сүз белән әйтсәк барысы да беренче иде. Сезне иң беренче каршы алучы, сезнең беренче укытучыгыз. Ә беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала.

11 ләр:

-Хәтереңдәме, дустым

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек бергә.

 

 — Хәтеремдә курка-курка гына

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак, беренче кат

Якты йөзен аның күргәнем

 

 — Тәүге тапкыр кулларыма “Әлифба” тоттыручы,

Карурманда сукмак күрсәтүче, тел ачкычы миңа бирүче –

Син, беренче укытучым минем !

— Беренче укытучымның тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, барлык курку хисләрем юкка чыкты. Ул безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды.

–Рэзимэ апа,Дилбэр апа!.  Кайчандыр без дә чәчкә ак бантиклар тагып, кулыбызга чәчәк бәйләме тотып, тәүге белем иленә аяк баскан идек. Кечкенә кулларыбызга каләм тотып, тыңлаусыз хәрефләрне язарга, укырга-санарга өйрәтү өчен әз генә көч түкмәдегез! Рәхмәт сезгә, беренче укытучыларыбыз.

Чэчэк бирелэ,Беренче укытучы  суз эйтэ.

Алып баручы:

 — Менә башлангыч мәктәбе бетте дә. Сезнең өчен моннан да зур фаҗига булуы мөмкин түгел. Һәр көнне төрле кабинетка йөрергә, төрле укытучылар, , аларның бөтенесенең исемен истә калдырырга бик кыен. Коточкыч, паника. Һәм шул вакытта ул килеп керә. Сыйныф җитәкчесе. Һәм барысы да үз урынына килеп баса. Игътибар, икенче кадр. Дубль беренче.

11 ләр:

 — Элфия апа, мәктәп елларында сез безнең яныбызда көн дә булдыгыз. Сабый күңелебезгә ачкыч таба белдегез. Кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәттегез. Һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булдыгыз..

 — Рәхмэт сезгэ рәхмэт чын кунелдэн

Безне балагыздай кургэн очен

Безнен хислэр белэн янып яшэп

Кунеллэргэ шатлык биргэн очен

Чэчэк бирелэ,Сыйныф җитәкчесе  суз эйтэ.

Флып баручы:

—  Фильмны төшерү дәверендә төп геройларыбызга әйтеп бетергесез ярдәмне беләсеңме кемнәр күрсәтте? Әлбәттә, укытучыларыбыз.

11ләр:

-Укытучыларыбыз Сез безне төгәллеккә, чын күңелне биреп һәр эшне эшләргә, тырыш һәм намуслы булырга өйрәттегез. Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә!

— Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!

 -Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен

Күп эзләдек матур сүзләрне.

Алыгыз сез бүген кабул итеп,

Чын йөрәктән шушы гөлләрне.

Музыка (Сез ин гузэл кеше икэнсез) Чэчэклэр бирелэ,А.Б. шигырь укый

-Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

— Бөтен гомерен балаларга биреп,

Таңнан төнге янып-көюче

Күктә янган якты кояш сыман,

Тирә-юньне нурга күмүче-укытучым.

11 ләр:

Жыр: Укытучым сезгэ карап

Алып баручы:

 Без шулай ук бүген 11 ел буена безгэ тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы, ачык йөзле повар апаларыбыз, чисталык өчен көрәшүче техник хезмәткәр апаларга, кыш буе суыкта туңып утырмысыннар, мәктәп җылы булсын дип безгә хезмәт итүче котельный операторларына чын күңелдән чыккан иң җылы, зур рәхмәтебезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын.

— Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем мәктәбем

Биргән белемең һәм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

-Хормэтле Фэнис Рафаилович,мэктэпкэ бездэн булэк итем шушы картинаны алыгыз.

(Булэк тапшырыла,фанфаралар астында)

Жыр «Мэктэбем»

9 сыйныф укучылары чыгыш ясый

— Дуслар, соңгы кыңгырау чыңы, ул бит 11нче сыйныф укучылары өчен генә тугел безнең өчен дә яңгырый.

— Алай димә инде, ……………… . Бигрәк моңсу булып китә.

— Нигә моңсуланырга, безнең алда бит эле сайлау тора. Безнең әле мәктәбебезгә кайтырга мөмкинлегебез бар бит. Шуңа, әйдәгез бәйрәм итик!

-Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

Хис ташкыны безнең күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

 

-Укулар инде безнең артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар , диңгезләрне кичәргә.

 

—  Безнең алда олы сынау тора,

Без торабыз юллар чатында,

Безнең алда төрле юллар ята,

Төрле якка юллар чакыра.

Җыр  “Юллар чакыра”

 

 

11лэр дэвам итэ Талгын гына музыка(?)

-Хөрмәтле әти-әниләребез! Менә без дә үсеп життек. Сез бөтен көчегезне безне тәрбияләүгә куйдыгыз. Бер үк вакытта йомшак та, таләпчән дә була белдегез.

 — Сезне бүгенге бәйрәм белән тәбрикләп, нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер, тормыштан ямь табып, авырлыкларга бирешмичә, иминлектә яшәвегезне телибез.

 -Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, һәрвакыт күңел түрендә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз безгә.

Алып баручы:

 –Эти- энилэр,еламагыз эле буген,

Балаларым усеп житэ дип.

Катлаулы тормыш юлларыннан

 Шул сабыем китэ дип.

Эти-энилэрдэн котлау сузлэре)

11 ләр:

 — Артта калды хәзер дәрес аңлатулар,

“ Линейкага соңга калдым,”-диеп борчылулар..

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар.

 — Ел да шулай очар кошлар кебек

Озатып кала мэктэп — изге йорт.

Сабый чакны эзлэп без килербез,

 Онытма син, мәктәп, безне көт.

 

 -Кубэлэктэй сонгы тапкыр буген

Биик эле шушы мэктэптэ.

Жиз кынгырау дэшеп торсын

Яналыклар тулы дэрескэ.

Саубуллашу  вальсы башкарыла

 

Уйланулар: Шар жыялар

өтэ безне яна дөнья,

Олы тормыш сукмагы.

Авырлыклар чыкса әгәр

Бернидән курыкмабыз.

-Гыйлем туплау җиңел тугел,

Һаман алга барасы.

Ни очраса да юлыбызда

Кеше булып каласы.

-Тик бэхетлэр бирсен Ходай,

Аяз булсын барыр кугебез.

Муллык, шатлык, сәламәтлек белән

Тулы булсын һәрбер көнебез

(Җыйган шарларны очыралар)

Алып баручы:

 – Очыгыз сез шарлар еракларга,

Очыгыз сез туган илләргә.

Хыялларны илтегез сез безнең

Бирешмичә ачы жилләргә.

 –Әйдә, дуслар, 11ләрне хәзер

Тормыш куклэренә озатыйк.

Соңгы дәресне белдереп

Кыңгырауны чыңлатыйк.

 (Кынгырау чынлый башлый, 11 ләр керәләр)

Хәерле юл, хәерле юл дуслар

Максатларга барып житегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

Бәйрәм тәмам

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв