Вы здесь: Главная > Без рубрики > Школьный проект «Дружба народов» посвященный годом родных языков и народного единства

Школьный проект «Дружба народов» посвященный годом родных языков и народного единства

Назмиева Рафиля Халитовна, Педагог организатор

Муниципальное Автономное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия-интернат №4» Кировского района г.Казани

Вед: Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар һәм укытучылар, укучылар! “ Вед: Наша страна многонациональна, в России живет более 180 народностей и у каждого свои обычаи, сказки и песни. Все мы разные, но нас объединяет одна большая, единая родина Россия! Многонациональный мой Татарстан, Живи счастливо на века, И пение птиц под голубыми небесами Народ свободный слушает всегда. Вед: Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты, күп милләтле Туган илебез безнең Татарстан!

Вед: Родной язык — народа достоянье, Он с детства каждому из нас знаком, Стихи и проза, сказки и преданья, Все мило нам на языке родном!

Вед:“Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, − һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”-дигән татар әдибе Гомэр Бәширов.

Вед: Родной язык- это колыбель поколений.

Родной язык-это связующая между прошлым и будущим. Мы говорим на

нем с детства. Язык это характер народа, его память история и духовное могущество. В нем отражаются обычаи, традиции, быт народа, ум, опыт и красота Многообразие языков- достояние человеческого наследия. Без него

нельзя работать, немыслимо ни на шаг двинуть науку, технику, ремёсла, искусство, жизнь. Язык -это самое великое творение человека. Слово-самое совершенное средство общения. И не случайно ЮНЕСКО провозгласило XXI век — веком полиглотов ВИДЕО обзор (Минниеханов)

Вед: “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул!” дип язып калдырган Каюм Насыйри. Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле! Вед: «Каюм Насыри дал живому татарскому языку права гражданства, шлифовал и оттачивал его, вырабатывал нормы литературного словоупотребления». К. Насыри ставил задачу создания и распространения художественных произведений, написанных на доступном широким народным массам языке. Он кропотливо отбирал лучшие повести, рассказы, изданные на турецком, арабском, персидском языках, и переводил их на татарский.

Вед: К.Насыйриның иң зур хезмәтләреннән берсе – тел өлкәсендәге эшчәнлек. Телче буларак ул бик катлаулы, күп яклы хезмәтләр башкарды: татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын исбат итте. Каюм Насрий (дәрес) “Әнмүзәҗ” (татар теле грамматикасы)

19-нче гасырда Каюм Насыйри дәреслеге буенча тарихи торгызылган дәрес

Каюм Насыйри :-әссәламегалейкум, балалар.

Кызлар:-вәгалейкумәссәлам,Каюм хәлфә.

Каюм Насыйри: Я, балалар, инде миңа сабакларыгызны тыңлатыгыз. Үткән дәрестә нәхү гыйлемен искә тешерергә кушылган иде. Я, Диляфрүз, син җавап бир.

кыз: Хәлфәм, кичә сабагымны укый алмадым! Әнием авырый, кечкенә сеңелемне карадым.

Каюм Насыйри: Ярый, ярый. Әниеңә булышу фарыз гамәл.Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам дә:”Ата аналарын риза кылучы балалардан Аллаһы Тәгалә дә риза булыр”, дигән. Көчегездән килгәнчә ата-аналарыгызга чын күңелдән хезмәт итегез. Я, Марьям, син сөйлә.

кыз: няхү 3 санәдән тора:

1. Рәсми хаят ( правописание), дрес язу

2. каләми мүштәкъ, сүзләрнен чигуы( словопроизведение),

3. калямләр теснәфи, сүзлярнен тәртиби

(словосочетание)

Хәлфә: — Афәрин, балалар. Гыйлем өйрәнүче шәкертләрнең бик тырыш булуы кирәк шул. Гыйлем өйрәнү – бәндәләр өстендәге олуг бурычтыр. Инде сүз теркемнәре турында укып бирмәк ляземдер. Әйдә, Гелмәрьям, сөйлә әле.

кыз: Калям кимсимилри сигез:

исимъ– имя, замиръ- местоимение. Фигылъ (глагол), исмифагилъ (причастие),

халҗафгалъ (наречие, харфидҗяръ- предлог,харфигатыфъ-союз, харфинида ( междометие. исимъ бүленә 3 данәгә: исмизатъ ( имя сущ), прилаг. ) исмисифатъ, ( числ. ) исмигададъ

Каюм Насыйри: Хуш. Тәхсин. Исмизат турында хәбәрдәр икәнсез. Тәфсиллебрәк сөйләсәгез икән.

кыз: исмизат (существ.) төрле данәдән тора.

а)Исмигаләм ( собственное). Отдельный предмет

б)Исминәкири (нарицательное) напр. Адәмь, шагәрь

в) исми джамга ( собирательтное) бер сүздә күп ……, ягни халкъ, урман.

Каюм Насыйри: Афәрин, балалар. Нәхү вш сарыф гыйлемен укып

белмәктән гарыз (максат) шулдыр ки, сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр. Бу ике фәнне белмәктән күп фәннәр вә күп гыйлемнәр туадыр.

Туташлар, әгәр дә без игътибар белән үзебезнең телебезне өйрәнсәк, аның сүзләр күләме, атамалар, төшенчәләр, гомумән, төзелеше буенча гарәп, фарсы телләреннән ким түгеллеген, кайбер яктан, бигрәк тә фигыльләр. Минем фикеремчә, телнең кеше, милләт тормышында әһәмияте бик зур.

кыз: Хәлфәм, безнең татар телебезне урам теле, ломовойлар теле, әдәби тел булырга сәләте юк дигән сүзләр ишетелә…

Каюм хәлфә: Ялган, яла бу! Без татарлар , телебез татар теле, мостакыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул. Аның белән әллә нәрсәләр эшләргә була..

Менә, рус теленнән татар теленә тәрҗемә итеп һәр ике телнең дә мөкәммәл булуын күрсәтик. Яле, Крылов Иван Андреевичның шигырен тәрҗемә итеп карыйк. Менә син, Зөхрә, укы әле рус телендә:

кыз: Голубушка, как хороша!

Ну что за шейка, что за глазки

Рассказывать, так просто сказки

Какие перышки, какой носок

И верно, ангельский

быть должен голосок.

Каюм Хәлфә: ә менә мин шул юлларны татарчага тәрҗемә иттем. Мәдех мәкамендә зикер ителгән юллар үзебезнең татар теленең ниндәй камил булуын раслый түгелме? Әйдә, Диляфрүз, укып күрсәтмәк кирәк хәзер безгә.

кыз: Һай, күгәрчен генәм, ниндәен һәйбәт!

Кара аның муен гынасын, кара аның күз генхен!

Ниндәен нәфис аның йон гынасы!

Ниндәен матур аның борын гынасы!

Дәхи фәрештә тавышы кебек микән аның тавыш кынасы.

Каюм Насыйри: Әй, балалар! Бездән бары юл күрсәтү булсын. Өмет сездә. Әдәби тел төзү тукталмас. Сезнең арадан да телебезнең галимнәре үсәр.

кыз: Хәлфә, иң татлы тел — туган тел, анаң сөйләп торган тел, дип сөйли

халкыбыз. Халык белмичә әйтмәс.

кыз: Милләтебезнең алга китүе, милләтебезнең башка милләтләр арасында кадерле вә хермәтле булуы, хәрбер урында сүзе үтүе, без туташлар гыйлем вә мәгърифәт белән кулга кул тотынышып, телебезне саклау – иң лязим, иң фарыз булган нәрсә.

Каюм: Безнен милләтебезнен бәхете, сәгадате туташлар, сезнең кулыгызда: телебезне сакласак, гыйлем өстәсәк, безнен миллэт алга китәр, бәхет вә дәуләт кошлары сез, балалар ,ижтихады белэн тотылыр. Мин омет итәм хәм ошанам: бу мәктәбебездэ укып чыккан тәрбияле кызлар белән якын бер истикбальдә бик тәрбияле милләт аналары житешер: аннан туган мәгариф кояшы ботен ислам галәмен яктыртыр, жылытыр;

Кызлар бергә: Туган телебезне , мәгърифәтебезне, гореф-гадәтләребезне сакларбыз, өйрәнербез, буыннардан буыннарга тапшырырбыз. Концертный номер “БИЮЛЕ ЖЫР”. Вед: У каждого человека есть своя малая Родина, которую он призван беречь и хранить. Любить Родину — значить знать ее историю, культуру, национальные традиции. И это многоцветие красок, разнообразие культур и единство наших общих целей, заложило фундамент развития нашей республики. В нашей гимназии обучаются девочки разных национальностей. Вед: Безнең туган илебез дөньядагы дус-тату илләрнең берсе. Аның иң зур байлыкларыннан берсе – аның күпмилләтле халкы.Гимназиябез дэ төрле милләт балалары аңлашып, ярдәмләшеп, бер-беребезне хөрмәт итеп, дус – тату яшибез. Җир шары – барлык халыкларның уртак йорты һәм без шул гүзәл планетабызда бер гаилә булып торабыз. Вед: Одной семьёй, в одном порыве Мы созидаем и творим, В единстве душ и дружбе всех народов Наш мир прекрасен и неповторим!

Вед: Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын.

Хэзер сузне гимназия укучыларына бирәсе килә, алар үзләренең туган иленең матурлыгын, туган теленең кыйммәтен, гореф – гадәтләре, халкының тарихы белән таныштырып китерләр. Вед: Азербайджан – удивительная страна, в которой все уникально – природа и культура, история и обычаи и традиции, архитектура и многое другое. Каждый город этой страны хранит в себе нечто особенное: город Губа – знаменит своими средневековыми крепостями и мечетями, город Шеки – славен своими шикарными дворцами. Также следует отметить такие природные красоты, как каньон Тенги, Афурджинский водопад и заповедник Гобустан, который был внесен в список объектов Всемирного наследия ЮНЕСКО. (на сцене традиции и обычаи Азербайджанского народа) Вед: Гарәб Әмирлеге илләренең йолалары, гореф гадәтлэре. Вед: Кыргызстан Республикасы Урта Азиядә, аның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Дәүләт территориясе Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай һәм Казахстан кебек илләр белән чиктәш. Кыргызстан территориясендә 5000нән артык тарих һәм архитектура һәйкәлләрен очратырга мөмкин. Алар арасында Буран манарасы да, Гомәр Манасның мавзолее дә, Кен-Колҗа каберлеге дә бар. Җирле тормышның аерылгысыз гореф — гадәтләреннән берсе-кунакчыллык. (Сәхнәгә кыргыз вәкилләре чакырыла) Вед: Монголия. Это одно из немногих мест на планете, где природа хранит свой первозданный облик. Здесь шум цивилизации не нарушает безмолвной тишины диких уголков, спрятанных в горных ущельях, и покоя бескрайних, как море, цветущих степей, пропахших пряным ароматом луговых трав. Монголия предоставляет превосходные возможности для путешествий. (на сцене традиции и обычаи Монгольского народа) Вед: Таҗикстан-Азиянең үзәгендә урнашкан, Бөек тарихи мираска, борынгы үзенчәлекле мәдәнияткә ия булган Тау Иле. Ил гаҗәеп табигый контрастлар, югары үрләр, көчле бозлыклар, ашкынулы көчле елгалар, кабатланмас күлләр, уникаль үсемлекләр һәм сирәк хайваннар белэн данлыклы. Дәүләт

теле – Таҗик теле. Шулай ук рус һәм үзбәк телләре дә киң таралган. ( сэхнэдэ Таджик халкының бугенгесе һәм үткәне) Вед: Узбекистан – солнечный, богатый край, где более трехсот дней в году безоблачное солнечное небо днем и ночью бархатный звездный небосклон. Узбекистан славен не только солнечным теплом, но и горячим гостеприимством людей. Узбекистан – это плодородные долины с богатыми на урожай садами, бескрайние хлопковые поля, древние города, безжизненные пески и заснеженные вершины. ( на сцене традиции и обычаи Узбекского народа)

Вед: Русский народ создал русский язык, яркий, как радуга после весеннего ливня, меткий, как стрелы, певучий и богатый, задушеваный как песня над колыбелью. Русский язык является одним из широко известных мировых языков. На сцене традиции и обычаи Русского народа). Концертный номер « Русский танец”

Вед: Рәсми атамасы Төркия Җөмһүрияте Аурупа һәм Азиядә урнашкан дәүләт. 1920-еллар башында, Госман империясе таркалуы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Төркиянең күпчелек территориясе Кече Азия ярымутравына туры килә, Төркиядә йөрибез «бәй» булып, «Әфәнде» дә булып, «башкан» да, Кем өчендер «аркадашлар» да без, Кем өчендер якын «канкалар». (На сцене традиции и обычаи Турецкого народа). Концертный номер “Турецкий танец”

Вед: На территории страны проживает 1 млн 435 т чуваш. Основная часть чуваш проживает в Чувашской республике. За пределами республике значительная часть чуваш проживает в Татарстане, Башкортостане, Ульяновской, Самарской области, Сибире. Многообразна культура чувашского края: сохранились и дошли сквозь столетия до наших дней обычаи, традиции, которые хранят в себе духовный опыт народа края. (На сцене традиции и обычаи Чувашского народа)

Вед: Туган телдә җырлый чишмә. Туган телдә шаулый таллар. Туган телдә дәшсәм генә, Туган җирем мине аңлар. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу — безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Республиканың иң зур байлыгы, горурлыгы — Татарстан халкы. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. (сэхнэдэ Татарстаннан килгэн вэкиллэр чыгыш ясый) Концертный номер “Татарский танец”

Вед: Дөньяда күп төрле милләт халыклары яши.Һәр милләтнең туган теле үзенә якын, газиз. Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та югала. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен бетердең исә, үз халкыңның әдәбияты да, мәдәнияты да, гореф-гадәтләре дә юкка чыга. Шуның өчен дә туган телебезне ярату, кадерләп саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәрберебезнең изге бурычы.

Вед: Любой язык по-своему велик,

Бесценное наследство вековое.

Так берегите свой родной язык,

Как самое на свете дорогое.

Помните, что родной язык впитал вековой опыт народа. Тысячи лет он создавался многими поколениями наших предков, и каждое слово в нем – словно крупица чистого золота!

Вед: Кургэнегезчэ, гимназиябездә төрле милләт балалары белем ала, алар төрле телләрдә сөйләшәләр,шуна карамастан, бик дус һәм тату яшилэр. Бу элбэттэ гимназия коллективынын тырышлыгы. Вед: Телләр белү милләтара дуслыкны ныгытырга да ярдәм итә. Шуңа күрә балаларга дустыңның туган телен дә, аларның мәдәниятен дә үз туган телеңне, мәдәниятеңне яраткан кебек якын итәргә, хөрмәт итә белергә кирәк.

Вед: У каждого народа свой язык, традиции, песни и танцы. И это многоцветие красок, разнообразие культур и единство наших общих целей, заложило фундамент развития нашей республики. Вед: “Туган тел” шигырь буларак та, татар халкының гимны буларак та күп тапкырлар яңгырар әле һәм туган телебезгә мәхәббәт уятыр. Бугенге бәйрәмебезне Туган тел Җыры белән тәмамлыйсы килэ

Концертный номер песня «Туган тел» Вед: Мы благодарим гостей, родителей и всех участников фестиваля за этот прекрасный вечер и предлагаем всем вместе отведать блюда, приготовленные участниками фестиваля. Пусть День гостеприимства станет традицией в нашей гимназии.

Вед: Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезгә безнең белән бергә бәйрәмдә катнашуыгыз, матур чыгышларыгыз һәм күчтәнәчләрегез өчен бик зур рәхмәт. Һәркайсыгызның өендә — муллык, тәнендә — саулык, фикерендә — зирәклек, илебездә иминлек һәм тынычлык булсын!

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв