«Светофория иленә сәяхәт»
Камаева Гульнара Разыловна воспитатель
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида «Шатлык» с. Миннибаево» Альметьевского муниципального района
Максат. Балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм ныгыту.
Бурычлар.
Тәрбияләү: юлда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләренә карата кызыксыну тәрбияләү, коллектив белән эшләү күнекмәсен тәрбияләү;
Үстерү: хәрәкәт координациясен, җитезлек, сигнал буенча эш итә белүне, уйлау, истә калдыру, күзаллау сәләтләрен үстерү;
Белем бирү: юл билгеләрен бер-берсеннән аера белү, юл хәрәкәтенә бәйле терминнарны ныгыту.
Алдан эшләнеләсе эшләр. Юлда имин йөрү кагыйдәләрен өйрәнү; авыл урамы буйлап экскурсиягә бару; дидактик, сюжетлы, хәрәкәтле уеннар уйнау.
Алым һәм ысуллар. Сүз, уен, танып белү, аралашу.
Җиһазлау. Компьютер, проектор, такта, уеннар өчен төрле төркемгә кергән юл билгеләре, мольберт, машина рульләре, мнемотаблицалар.
Белем бирү өлкәләрен интегральләштерү: “Социаль-коммуникатив”, “Танып белү”, “Нәфис-нәфасәти”, “Физик үсеш”, “Сөйләм үстерү”.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, килгән кунаклар! Балалар, мин сезне бер илгә сәяхәткә чакырам. Ә кайсы илгә икәнен табышмак белән әйтәм:
Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе:
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе.
Балалар. Ул — светофор.
Тәрбияче. Дөрес әйттегез. Димәк, без Светофор иленә барачакбыз. Ә безгә ул илгә барыр өчен транспорт сайларга кирәк. Әйдәгез, әле бер уен уйнап алабыз. Хәзер мин сезгә транспорт чаралары күрсәтәм, ә сез аларның кайсы төркемгә кергәнен әйтерсез.
Уен “Транспорт төрләрен аер” (һава, су, җир өсте транспортлары) (Презентация яки күрсәтмә материал белән эшләү) Транспорт сайлау.
Светофория иле бик еракта, юллары да бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Сез зур сынаулар үтәргә әзерме, авырлыклардан курыкмассызмы?
Балалар машина рульләре алалар һәм машина турында җыр җырлап бииләр. Шигырь сөйләү.
1 бала. Юлда булсаң, бул өлгер,
Юл кагыйдәсен син бел.
Светофорны, билгеләрне
Өйрән, хәтергә сеңдер.
2 бала. Сак йөрегез! Күзегез
Булсын гел юлда гына.
Чыгыгыз урам аша
Тиеш урыннан гына.
3 бала. Иң кечкенә билге дә
Тиктомалдан куелмый.
Сак булыгыз! Бозарга
Кагыйдәне һич ярамый!
4 бала. Кызыл, сары, яшел икән
Светофорның өч төсе.
Шул төсләрне һич бутамас
Кагыйдә белгән кеше.
5 бала. Кызыл төс янгач туктыйм мин,
Сары төс янгач – көтәм.
Яшел сигнал янгач кына
Юлны аркылы үтәм.
6 бала. Юл билгеләре безгә
Бик күп нәрсә әйтәләр.
Кирәк чакта боера,
Кирәктә – кисәтәләр.
Светофор булып киенгән тәрбияче чыга.
Тәрбияче. Балалар, рәхим итегез, сез Светофория илендә. Балалар, карагыз әле, монда җиде таҗлы чәчәк үсеп утыра. Бу чәчәк гади генә түгел, ә серле чәчәк. Күрәсезме, аның һәрбер таҗына сан язылган. Нәкъ шундый ук саннар конвертларда да бар. Безгә барлык конвертларны да ачарга кирәк булачак. Җиде таҗлы чәчәк кебек конвертлар да җидәү. Без барлык биремнәрне дә үтәп барып, чәчәкнең таҗларын ачып барырга тиешбез. Ягез, башладыкмы?
1 Уен. “Юл билгеләренең портретларын җый”.
Тәрбиче идәнгә вкладышсыз кысалар һәм “юл билгеләре” дигән вкладыш чыгара. Балаларга кайсы кысада кайсы билгеләрнең “портретлары” торганын табарга куша. Һәр кысада бер төркем билгеләре булырга тиешлекне аңлата. Барлыгы 3 кыса, димәк, балалар төркеме 3 командага бүленергә һәм дустанә мөнәсәбәттә килешеп эшләргә тиеш.
Әңгәмә. “Юл билгеләре турында сөйлә”
Балалар кысаларында нинди билгеләр булуы һәм аларның нинди төркемнәргә (“Тыючы билгеләр”, “Кисәтүче билгеләр”, “Хезмәт күрсәтүне белдерүче билгеләр”) керүе турында сөйләргә тиеш. Теге яисә бу төркем билгеләренең характерлы үзенчәлекләрен санап бирергә тәкъдим ителә.
2 Уен. “Мнемотаблица белән эш”.
| 1 | 2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 |
- юл билгесенең геометрик формасы (өчпочмак, түгәрәк, квадрат)
- төс (кызыл, зәңгәрсу)
- юл билгесенең төре (К-кисәтүче, Т- тыючы, МБ- мәгълүмат бирүче)
- рәсем (балалар, велосипед, кеше, “зебра” һ.б.)
- кеше фигурасы (хәрәкәт)
- транспорт
Уенда мәгълүмат бирүче (җәяүленең җир асты аша чыгу юлы), махсус урыннарны күрсәтүче (җәяүленең юлны аркылы чыгу урыны) юл билгеләре күрсәтелә.
3 Уен. “Үз билгең янына”
Уенда катнашучы балалар 2 төркемгә тигезләшеп бүленәләр. 2 төркемгә дә парлы билгеләр тараталар. 1нче төркем уртада билгеләрне өскә күтәреп басып тора. 2нче төркем музыка уйнаган вакытта читтә йөри. Музыка туктау белән 2нче төркем 1нче төркем балалар янына килеп үз билгесен табып парлап баса. Музыка уйнаган вакытта тәрбияче 1 төркем балаларының урыннарын һәм билгеләрен алмаштыра.
4 Уен. “Борылышлар” (“Боеручы билгеләр” белән уен)
Балалар тәрбиячегә карап бер рәткә тезелеп басалар. Тәрбиячедә “Алга”,”Уңга”, “Сулга”,”Әйләнүле хәрәкәт” дигән юл билгеләре. Уенның тәртибе: Әгәр тәрбияче “Алга” дигән билгене күрсәтсә, балалар алга бер адым ясыйлар, “Уңга” дигән тамганы күрсәтсә – балалар уң якка борылалар, “Сулга” дигән тамганы күрсәтсә – сулга борылалар, “Әйләнүле хәрәкәт” тамгасында бер урында әйләнәләр.
5 Уен. “Әйткән юл билгесе янына бар”
Залның төрле урынына юл билгеләре куела. Тәрбияче әйткән юл билгесе янына барып басарга. Башта тәрбияче юл билгеләрен әйтә, аннан соң юл билгеләренең төркемен әйтә.
6 Уен “Зебра”
Уйнаучылар ике командага бүленеп басалар. Һәр команда уйнаучысына берәр ак буйчык (полоска) таратыла, ахырдан басучыга бирелми. Беренче уенчы буйчыкны билгеле урынга илтеп куя һәм командасына әйләнеп кайта. Икенче уенчы буйчыкка килеп баса, үзенекен куя һәм кире командага кайта. Соңгы уенчы булган буйчыклар өстеннән басып чыга һәм кире кайтканда аларны җыя.
7 “Юл билгеләрен дөрес җый” өстәл уены.
Балалар кискәләнгән рәсемнәрне җыялар һәм кайсы төркемгә кергәннәрен әйтәләр. (“Юл эшләре”- кисәтүче билге; “ЮХИДИ ”, “Ягулык салу станциясе” – хезмәт күрсәтүне белдерүче билгеләр; “Туктау тыела”, “Транспорт белән керү тыела” – тыючы билгеләр; “Әйләнүле хәрәкәт” – боеручы билге).
Тәрбияче. Менә балалар, без барлык биремнәрне дә үтәдек. Чәчәк таҗындагы сүзләрне укып карагыз әле. (Чәчәк таҗларында “МОЛОДЦЫ” сүзе язылган). Балалар, мин сезгә түгәрәк кәгазьләр таратам, ә сез бүгенге сәяхәтебез ошаганын, ошамаганын шушы түгәрәккә кеше йөзенең гыйбарәсен сурәтләп үзегезнең хис-тойгыларыгызны күрсәтерсез: елмаю — ошады, күңелсез – ошамады.





