Вы здесь: Главная > Без рубрики > Туган ягымдагы милли бәйрәмнәр һәм йолалар

Туган ягымдагы милли бәйрәмнәр һәм йолалар

Гафарова Гульнара Галимхановна учитель высшей квалификационной категории

МБОУ «Школа №175» г. Казань

Минем бу эшемнең темасы “Туган ягымдагы милли бәйрәмнәр һәм йолалар” дип атала. Мин бу эшемне язар алдыннан туган ягымда үткәрелгән бәйрәмнәрне һәм йолаларны өйрәнүне үз алдыма максат итеп куйдым.Шушы максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлардан чыгып эш иттем:

1.Туган ягымда үткәрелә торган , өлкән буын хәтерендә сакланып калган бәйрәмнәрне һәм йолаларны язып алу, аларны туплау;

  1. Күптәннән килгән бәйрәм, йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә үз өлешемне кертү;
  2. Безнең төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын башкаларга да күрсәтү;

5.Бәйрәмнәрнең һәм йолаларның бүгенге көндә безнең тормышыбызда актуальлеген ачыклау.

Фәнни –тикшеренү эшенең объекты – әбиемнең, башка апаларның  хатирәләре, предметы- татар халык бәйрәмнәре, йолалары.

Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән,төп өлештән, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Ни өчен мин үземнең эшемә бу теманы сайладым соң?

Мин еш кына ап–ак чәчле, ак яулыклы 82 яшьлек әбием белән сөйләшеп утырырга яратам. Алар яшь чакта уздырылган бәйрәмнәр , гореф – гадәтләр, йолалар турында сөйләгәндә әбиемнең ягымлы йөзе тагын да җанлана, күзләре яна башлый, тавышы да үзгәреп китә. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби – бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп,чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле саф, чиста булган. Кунак булып килгәннәргә кадер – хөрмәт күрсәткәннәр.  Ипи – тоз якты йөз белән каршы алсалар,  шундый ук ягымлылык белән озатып  та  калганнар алар. Уен – көлке, җыр – бию белән шаулап – гөрләп торган Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре, аулак өйләр, каз өмәләре үзеңне башкалар алдында сынатмау, кешеләрдә кире хисләр тудырмау, матурлыкта, җитезлектә, дуслыкта югалып калмау өчен көрәш мәйданына әверелгән.

Әбием әрнеп: “Милли бәйрәмнәр онытыла бару сәбәпле,  кешеләр бер – берсе белән аралашмыйлар, очрашмыйлар, туган – тумачаларын белмиләр. Ә бит мөкатдәс бәйрәмнәребез авыр фаҗигале елларны җиңелрәк кичерергә ярдәм итте,  күңелләребезне җылытты, өметләребезне өзмәскә булышты ”, — дип әйтеп куя. Әйе, бәйрәм көннәрендә бергәләшеп, туйганчы җырлашып утыруларның рәхәтлеге әби-бабайлар хәтерендә генә саклана. Безнең бәхеткә авылларыбызда матур итеп сөйләп бирә белгән өлкәннәребез сирәк булса да бар әле. Алар исән чагында, белгәннәрен язып алып каласы, саклыйсы иде. Шушы уйлар миңа, өлкән буын хәтерендә сакланып калган, кайбер йола,  бәйрәмнәрне язып алырга этәргеч ясады. Мин үз эшемдә безнең төбәктә кайбер йола һәм бәйрәмнәрнең ничек уздырылуын күрсәтергә теләдем. Моның өчен миңа шактый эзләнергә, әби – бабайларны күреп, алар хәтерендә сакланып калган хатирәләрне язып алырга кирәк булды.

 Теманың актуальлеге.  Сайлап алган теманы актуаль дип саныйм.Чөнки халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Әгәр дә халык бәйрәмнәре югала, юкка чыга икән, бу инде аның рухи байлыклары саега баруын чагылдыра. Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, чөнки җыр, бию, яңа көйләр башкару, очрашу – танышулар шушы көннәрдә була. Алар аны кайда гына булса да – үз авылына, төбәгенә, туган җиренә тартып тора.. Минем уйлавымча, хәзерге вакытта күптәннән килгән бәйрәм, йолаларын саклау һәм кабат торгызу эшендә эзлеклелек җитми һәм бу борынгы йолаларыбызны начар белүебездән дә килә. Иң аянычлысы халыкның гореф – гадәт, йола һәм бәйрәмнәр мирасын буыннан – буынга тапшыру механизмы югалуда, җәмгыятьтә үз – үзеңне тотарга һәм, гомумән, яшәргә өйрәтә торган, гасырлар буена сыналган үрнәкләрнең югалуында, бозылуында. Әгәр дә минем кечкенә генә бу эшем төбәгебездәге йола – бәйрәмнәрне торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертсә,  мин бик бәхетле булыр идем.

Нәүрүз

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән тән тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Бу бәйрәм турында сорашкач Нурания әби түбәндәгеләрне сөйләде : “Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, иң уңган кызын сайлап “ Нәүрүзбикә” дип игълан итәләр. Укучы балалар өйдән — өйгә кереп нәүрүз әйтеп йөриләр иде.  Алар такмакны әйтеп, хуҗаларга бәхет,  уңышлар теләп йөриләр.

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер – дога кылабыз,

Аш – сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

Таң ату белән учак  кабызганнар.  Шул  учакта  итле аш  пешереп, Кешеләр бер–берсен сыйлаганнар. Ә учак әйләнәсендә кызлар, егетләр әйләнгәннәр. Бу көнне Нәүрүзбикә хөрмәтенә төрле ярышлар үткәрелгән.

          

Бу бәйрәм безнең кәннәрдә халык йоласы буларак яңартыла. Безнең мәктәбебездә дә бу бәйрәм ел саен уздырыла. Нәүрүз такмаклары Ш. Мәрҗани,  К. Насыйри тарафыннан язылып алынганнар.  Нәүрүз бәйрәме турындагы материаллар татарлар яши торган байтак  төбәкләрдә табыла тора. Этнограф Р. Уразманова хезмәтләреннән күренгәнчә, ул мишәр татарларында да киң таралган йола бәйрәме булган. Фольклорчы Риф Мөхәммәтҗанов җыйган материаллар буенча, бу йола Башкортстанның Ык  буе татарларында да бик популяр булганлыгын беләбез. Телче – галимебез Ф. Баязитова да әлеге бәйрәм турында кызыклы материал туплаган. Нәүрүз бәйрәменең гасыр башларында бик популяр булуы турында бөек рәссамыбыз Б. Урманче да әйтә, һәм  ул өйрәтеп калдырган нәүрүз көен хәзер бәйрәмне уздыру вакытында һәркайда да башкарала

Зәрә боткасы

Язгы сабан чоры алдыннан кешеләрне үзара якынайта,  хезмәткә дәрт,  бердәмлек уята торган тылсымлы йолалар бар минем халкымда. Шуларның берсе – сабанга чыгар алдыннан тау башында учак ягып “ зәрә  боткасы” пешерүләре турында әбием бик яратып сөйли. Бала – чага билгеләнгән бер көнне өйдән — өйгә йөреп ярма,  сөт,  йомырка,  май җыеп йөргәннәр. Азык- төлек җыеп йөргәндә мондый такмак әйткәннәр:  

                    Карга әйтә: кар, кар,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сый, маеңны салып бар.

Шулай җыйган ризыклардан тауда зур казанда ботка пешергәннәр.                

                   

Ул тауны “ зәрә тау башы” дип йөрткәннәр. Олысы – кечесе зәрә  боткасы белән сыйланган. Сыйлангач,  төрле уеннар уйный торган булганнар.

Ә күрше Габдулхак бабай сөйләве буенча, ботка пешермәгәннәр, ләкин сабантуй алдыннан балалар басуга чыга торган булганнар. Алар анда салам яндырып такмаза әйтә торган булганнар.

Дәр, дәр, дәрәгә

Иртә пешкән боткага,

Соңга калган шурпага…

Авыл халкы: “ Дәрә кычкырдылар инде сабантуй башлана”, — ди торган булган.

“Дәрә боткасы” йоласының иң беренче тасвирламасын И.М. Ляпидевский язып чыккан.  Ул  аны 1848 елда Мамадыш өязе Ядегәр волосте буенча (хәзер Кукмара районы Ядегәр авылы) керәшеннәрдә төзегән. Ляпидевский  түбәндәгеләрне яза: “Яз башында  чәчүгә чыгар алдыннан,  һәр өйдән ярма,  сөт, май җыеп йөриләр. Билгеләнгән көнне авылдан берәр чакрым ераклактагы җиргә казан алып баралар һәм җыйган ризыклардан ботка пешерәләр. Кичкә бөтен халык гаилә -гаилә булып җыела, . Ботканы поштабакларга бүлеп салгач һәм дога укыгач,  түгәрәк-түгәрәк булып утыралар да ашый башлыйлар,  Тәмамлагач кайталар һәм авыл тирәсендә җыелып ат чабышы карыйлар,  анысы озакка сузылмый,  шуннан өйләренә таралышалар.  Бу-сабантуйга хәзерлек сыманрак була”.     Мин әбиемнән:

“Ни өчен “зәрә боткасы” дип атаганнар?” – дип сорагач,  ул  болай дип җавап бирде: “Имеш, Киров өлкәсе Түбән Шөн авылында бер мари кешесенең Дәрә (Зәрә) исемле кызы язгы ташу вакытында суга батып үлгән. Әтисе яраткан кызын оныта алмыйча зар елаган. Озак еллар буена якын – тирә авылларда халыкка ярма өләшеп,  ботка пешереп үзенең сөекле кызын искә алуларын сораган.

Тора-бара бу әйләнә- тирә татар авылларында йолага әйләнгән, имеш”.                                                                                   

Язгы чәчү

Язгы чәчү, сабан эшен башкаручылар дәрәҗәле, хөрмәткә лаек кешеләр булганнар. Кырга чыккан көнне үк алар хөрмәтенә сабан боткасы пешерелгән, әбәт чиләге белән әйрән илткәннәр. Бу турыда авылыбызның аксакалы Биктимер бабай менә ниләр сөйләде: “Сабанга чыгуның беренче көне – иң әһәмиятле көн булып санала.                    

Чәчүгә чыккан көнне йомырка пешереп өләшә иделәр. Игеннәр йомырка кебек тук, зур булсыннар, игенчеләр йомырка кебек тәгәрәп эшләсеннәр имеш. Җиргә орлык чәчкәндә: “Игеннәрнең башы йомырка кебек тумырланып үссен!” – дип,йомыркаларны чәчеп җибәрә идек. Ә кечкенә малайлар йөгерә-йөгерә йомыркаларны җыеп, утырып ашарлар иде.”

Яраткан язучым Ш. Маннурның “Агымсуларга карап” дигән әсәрендә дә язгы чәчүнең беренче көннәре турында язылган. Аны укыгач, Биктимер бабай сөйләгәннәре искә төшеп, алар йөргән басуларны күз алдыма китереп утырдым. Шәйхи ага үзенең кечкенә вакытта басуга баруы турында менә нәрсәләр яза: “Минем әле үз тирәбезгә баруым да, иген чәчкәнне күрүем дә беренче тапкыр иде. Бар да кызыклы, бар да матур икән, дөнья чиге дә күренми икән. Тик бер генә нәрсә аңлашылмады: ни өчен җир өстенә  күкәй чәчәләр. “Шуны да белмәгәч! – диде түтәй. – Чәчкән орлык шул  күкәйләр хәтле булып үссен өчен”.                                             

                                         Йомырка җыю

Ә йомырка җыю күренешен авылдашыбыз  мөхтәрәм Әсгать абзый болай сурәтли: “Без кечкенә чакта авылыбызда йомырка җыю бик җанлы төстә, күңелле үтә иде. Бала-чага  йорттан-йортка кереп йомырка җыябыз. Икешәр-өчәр букча йомырка җыярлар иде.  Аннары урамга чыгып,  җыйган йомыркаларны тәгәрәтеп,  рәхәтләнеп төрле уеннар уйнар идек”.

Уйлап карасаң, бала-чаганың йорттан-йортка кереп йомырка җыеп йөрүе бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган. Алар үзләренең туганнары һәм якын кешеләре белән очрашканнар, сйләшкәннәр, аралашканнар. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларны игътибар белән күзәткән: исәнләшә беләме, кыюмы, тапкырмы, оялчанмы – гомумән, баланың үз-үзен тотышына бәя биргәннәр. Ә балалар өлкәннәрнең ачыклыгын, кунакчыллыгын, юмартлыгын сынаган. Һәр йортта балаларны ачык йөз белән каршы алганнар, хәлләреннән килгәнчә йомырка биргәннәр.

Ә соңгы елларда Сабантуй җитәргә 1-2 көн кала яшь егетләр һәр өйдән йомырка җыялар. Һәр хуҗабикә өйдәге сабыйлар санынча йомырка бирә, ә карчыклар тавыклары исән-имин торсын дип күбрәк тә бирәләр”.Бу йолаларны тыңлагач, уйга калдым. Чынлап та, бик күңелле булган икән бит?!

Нигә хәзер йолалар онытыла соң? Бу йолаларда татар халкының юмартлыгы, кече күңеллелеге, дус, матур итеп яши алуы да күренә бит.Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю да бик күңелле булган .

              

 

                  

Әбием сөйләгәннәрдән чыгып шуны белдем: өй саен кереп, бүләк җыюны сөрәнгә чыгу дип атаганнар. Ә сөрәнче – сабан туена бүләк җыючы булган.     Безнең якларда яшь киленнәр сөрәнгә бик матур чигелгән сөлге, ә яшь кызлар күз явын алырдай итеп чигелгән кулъяулык биргәннәр. Яшь киленнәрдән алган сөлге иң кыйммәтлесе булып саналган. Килен аны шушы йоланы истә тотып, үзенең бирнәсендәге иң матур бизәкле сөлгедән әзерләгән. Һәр хуҗа хатын сабан туйга бүләк чыгара торган булган. Әгәр дә бүләк җыючылыр йортка кермәсә, хуҗалар үпкәли торган булганнар. Бүләк бирмәүчеләрне авыл халкы саранлыкта гаепләгән. “ Бүләгем – көрәшчегә”,    “ чабышта җиңүчегә”, “ иң арттан килүчегә” дип атап бүләк бирүчеләр дә булган. Бүләкне алгач, юмарт хуҗаларны мактап: “ Саҗидә апа сабантуйга чиккән сөлге бирде. Ура, ура, ура!”-  дип кычкырып рәхмәт әйтә торган булганнар. Бүләкләрне яшьләр җыеп йөргән. Аларның берсе колга күтәргән, бүләкләрне шуңа элгәннәр, ә иң матур сөлге колга очында җилфердәгән. Грамун, җыр тавышы яңгырап торган. Ахырда бүләкләрен мөхтәрәм авыл картларына тапшырганнар. Зәкия әби авылыбызда уздырылган сабантуй бәйрәмен менә ничек тасвирлады: “ Сабан туе табигатьнең бик матур җирендә — авыл читендәге чирәмлектә үткәрелә иде. Бәйге урыны – мәйдан.

                  

Мәйдан тирәсенә түгәрәкләнеп утыргычлар ясап куела. Авылның аксакалларыннан йола белгечләре сайлап куела иде. Алар уенның, көрәш ярышларының җаваплы кешеләре булып саналалар. Халык арасында аерылып тору өчен билләренә матур кызыл башлы сөлге бәйлиләр иде. Бәйгеләрдә авыл халкы да, читтән килгән кунаклар да катнаша ала. Ярышларны ат чабышы башлап җибәрә торган иде. Атларга 8-12 яшьлек малайларны атландыралар. Ат чабышлары иң абруйлы ярыш булып санала. Иң матур сөлгеләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң ахырдан килгән атка махсус атап бирелгән сөлгене тага идек. Татарча көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү кебек уеннар бик борынгыдан килгән. Соңрак капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, колгага менү уеннары гадәткә керде. Көрәшчеләр һәм җайдаклар үзләренең гайрәтен, осталыгын, батырлыгын күрсәтә торган булсалар, җырчылыр һәм музыкантлар бу бәйрәмдә үзләренең талантларын күрсәтеп, халыктан мактау,  хуплау сүзе ишетү өчен көтеп алалар иде. Сабантуйда яңа җыр,  яңа көйләр отып калабыз,  аларны басу – кырда эш вакытында яки өйдә кышкы озын кичләрдә җырлый идек. Халык күп булуга, ярыш вакытындагы ыгы – зыгыларга карамастан, бу бәйрәмдә тәртип бозулар булмады. Ярышлар төгәлләнгәч,  халык шат күңел белән өйләренә таралыша иде”. Ә Разыя әби сөйләүләренә караганда, сабантуй бәйрәмнәрендә кичләрен яшьләр уены уздырылган. Ул үзенең яшь чакларында булган кичке уеннарны шулкадәр мавыктыркыч итеп сөйли, минем дә кисәк кенә шул вакытка кайтып, шул кичке уеннарда бергенә тапкыр булса да катнашасым килеп китә: “Менә урам буйлап яшь кызлар кичке уенга җырлап төшәләр, артларыннан гармун уйнап яшь егетләр бара, ә алар артыннан шау – гөр килеп бала – чагалар…” Төн урталарына тикле гармун тавышы яңгыраган; егетләр һәм кызлар биегәннәр, җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар. Мөхәммәт Гали үзенең бу хакта хикәясендә түбәндәгеләрне яза: “Шул кичне кызлар, егетләр каравыл өе янындагы чирәмлектә таган астына җыелдылар. Киенеп-ясанышып килгән кызлар белән егетләрне һәм аларның уйнауларын карау өчен, шунда иптәш малайлар белән без дә бардык. Гармун көенә җырлаулар, биюләр булды. Безнең шикелле малайларны уртага утыртып, кызлар белән егетләр, читкә китеп, акча чөеп уйнарга керештеләр.”

Сорашып йөрүләр барышында Балтач  районының бер авылында Сабантуй бәйрәменең башка авыллардан үзенчәлеклерәк уздырылуы билгеле булды. Бу авылда халкым йолалары әле хәзер дә саклана. Салавыч авылында яшәүче Сания апа безгә түбәндәгеләрне сөйләде: «Кичен авыл яшьләре болынга, ягъни сабан туе буласы урынга кичке уенга җыела. Егетләр — кызлар татар халкының җырлы-биюле уеннарын, «Назалы», «Биш парлы», «Балыкчы», «Капкалы», “Биеп алышлы» «Каешлы» һ.б. уйныйлар. Сөрән җыючы егетләр башларына түбәтәй, аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп кичке мәҗлестән (егетләр сөрән алдыннан мәҗлесләр үткәрәләр, сөрән җырларын өйрәнәләр) кичке уенлыкка киләләр. Төнге сәгать 1-2 ләрдә сөрән җыю башлана.  Ул  кичтә авыл халкы йокламый, хәзинәсендә булганча, ишек алдына табын әзерли. Табынга эчемлекләр, буялган йомырка, камыр ризыклары, кабымлык куела. Хуҗаның үсмер, ягъни 8-9 класста укыган һәм кияүгә чыкканчы булган кызлары һәр елны чиккән кулъяулык бүләк итә. Аңа да рәхмәт әйтелә. Чиккән кулъяулыклар гармунчыга бәйләнә, җыеп барыла һәм сөрән тәмамлангач егетләр үзара бүлешәләр. Яшь киленнәр егетләргә чиккән сөлге бүләк итәләр. Сөлгеләрне атап та бирәләр. Яшь кияү (нинди яшьтә булуына карамастан) урам уртасына алып чыгып чөелә .

Егетләр урамда » Алмагачлары» көенә җырлап йөриләр.

Алмагачым чәчәк ата

Майның 15 ләрендә.

Шул алмагач чәчәге күк

Минем дус-ишләрем дә.

Сусар баласын өйрәтә

Суга каршы йөзәргә.

Бик күп сабырлыклар кирәк

Аерылганда түзәргә.

Ә хуҗалыкларга кергәч түбәндәге җырларны җырлыйлар:

Атлар иярләдеңме,

Тайлар йөгәнләдеңме,

Сабантуйлар җитә диеп,

Бүләк әзерләдеңме?

Аю килә такырдан,

Тырнакларын батырган.

Рәхмәт яусын хуҗаларга,

Кунак итеп чакырган!

Биек икән тавыгыз,

Каршы ява карыгыз.

Без килдек тә кунак булдык,

Сабантуйга барыгыз.

Икенче көнне сөрәнче егетләр Сабантуй күрке булып йөриләр. Татар халык җырларын җырлап әйләнү, күмәк биюләр оештыру, кыр батырларын, яшь кияүләрне кабат мәйдан уртасында чөю әлеге егетләрнең вазифасына керә. Сөрәнче егетләрнең аякларына киез итек, ак күлмәк, кара чалбар киеп, билләренә чиккән сөлгеләр бәйләп, башларына түбәтәй киеп мәйданда матур итеп җырлап йөрүләре күңелләрне әллә кайларга алып китә, йөрәкләрне җилкетә.»                                                                                                                                                         

Каз өмәсе

Ел фасылларына бәйле сабантуй һәм нәүрүз бәйрәмнәре кебек ислам диненә бәйле корбан һәм рамазан бәйрәмнәре, йолаларга бәйле каз өмәсе һ. б. бәйрәмнәрне үткәрү гадәтләре күп кенә җирләрдә элекечә калган. Еллар үткән саен бу бәйрәмнәр яңара, аларның формалары үзгәрә һәм эчтәлекләре тулылана бара . 

                                                     

Каз өмәсе ничек оештырыла һәм үткәрелә соң? Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр бездә. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр. 

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Ул, бүтән өмәләрдән аермалы буларак, башыннан азагына кадәр кызлар өмәсе.Рабига әби сөйләүләренә караганда, башка өмәләр кебек, каз өмәсен оештыру һәм уздыруның үзенә генә хас тәртибе булган. Казлары күп кешеләр, иртәгә өмә уздырасы көнне үк, каз башына бер кыз, шул ук санда канат сыдыручы кызларны чакырып чыгалар. Беренче чиратта өмәгә туган-тумача, күрше кызларын дәшәләр. Гадәттә, өмәгә чакыруны балалар­га куша торган булалар.     Әйтелгән көнгә кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Башта бер бала казны эшкәртәләр, зур канатларын йолкып, сыдыралар. Иң оста чистартылган казга үткәрелгән ярышта бер генә шырпысы да (канат төпләре) калмаган һәм бер җирдә дә тиресе ертылмаган каз чистартучы җиңүче дип табылган.-дип өстәп куйды Маһирә түти.  Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып бетә. Эре канатлары сыдырыла. Өмәнең иң күңелле вакыты— чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, кызларның су буена юарга баруы.

                                

Алар белән, сыдырылган канатларны алып, яшүсмер кызлар да бара. Алар канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата баралар. Монысы киләсе елда хуҗабикәнең казлары сукмакны тутырып йөрсен дигән теләк белән эшләнә икән. Кызларның кайберләре өй  җыештырырга кала. 

Су буеннан кайтуга, кызларга «каз коймагы» пешерә торган булганнар. Каз коймагына күршедәге ятим карчыкларны да чакыра идек — дип сөйли әбием. 

Ашаганнан соң кызларның бер өлеше, «каз боткасы» пешерү өчен, көйледә ярма күзләргә (төеп чистартырга) китә. Кичке ка­раңгылык төшәр алдыннан өмәдә катнашкан кызларның әниләре ашка чакырыла. Киләсе кунакларга каз шулпасында токмачлы аш, каз калҗасы белән бәрәңге, каз ите белән бәлеш пешерәләр. Татар халкына хас булганча , мул итеп өстәл әзерлиләр.

Каз өмәсенең иң кызыгы кич белән. Кызлар, матур күлмәкләрен киеп, өмә булган өйгә җыйналганнар. Җор телле, тапкыр сүзле кызлар ишек төбенә басалар иде. Алар каз канаты «сата». Егетләрне өйгә һөнәрләрен күрсәтеп, канат «сатып» алганнан соң гына кертә идек — дип сүзгә кушылды карт әбием. 
        Кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән һәм ул бүген дә шулай. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланган. 
          Каз өмәсенең кичке уеннары К. Тинчуринның «Сүнгән йолдыз­лар» драмасында бик ачык сурәтләнә. Тула басу өмәсе турында да татар халкының бик матур җыры бар. Мондый бәйрәмнәргә багыш­лап язучыларыбыз шигырьләр, композиторларыбыз көйләр иҗат иткән.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Аларның берникадәр өлеше гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр.

Еллар узган саен, милли бәйрәмнәр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары әкренләп онытыла башлады. Шәһәр җирендә генә түгел, авыл җирендә дә бер-берсен белмәүчеләр бар хәзер. Бер-беребез белән аз аралашабыз. Бәйрәм көннәрендә туйганчы җырлашып утырулар бары тик әби- бабаларыбызның хәтерендә генә саклана. Ә кайбер әби-бабаларыбызборынгыдан килгән күп кенә бәйрәм күренешләрен хәтерләмиләр дә, чөнки аларның яшьлек еллары милли гореф-гадәтләребезне җимерү, бетерү вакытына туры килгән, ләкин шулай булса да авылларда искиткеч зиһенле әби-бабаларыбыз сирәк булса да бар әле. Безгә бу әби-бабаларны табып татар халкының бәйрәмнәрен, йолаларын язып каласы, саклыйсы иде. Алар кебек пакъ күңелле, юмарт, кунакчыл, олы җанлы булып каласы иде. Ә моның өчен безгә, укучыларга, халкыбызның йола-бәйрәмнәрен торгызу һәм яңарту эшенә өлеш кертергә кирәк.

Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми  киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.        

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв