«Поликультурное образование посредством музейной педагогики»
Садретдинова Оксана Ильнуровна,
Гильманова Муслима Маликовна,
Миннегалиева Фардия Шамиловна,
старший воспитатель первой квалификационной категории,
воспитатели по обучению татарского языка высшей квалификационной категории
МАДОУ «Детский сад №67 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Советского района г. Казани
«Поликультура» аңлатмасы бүгенге көндә тәрбия һәм гуманитар белем бирүнең төрле өлкәләрендә кирәкле. Мәдәният һәм белем бирү аерылгысыз .Алар бүгенге заманның сыйфатлы хакрактеристикасын билгели.
Ничек белем бирү системасы мөмкинлекләренә таянып күпмилләтле Россиядә милләтара һәм этникара килешүне булдыру ?
Ничек Россия җәмгыятенең поликультур шартларында билингваль белем бирүнең методик якларын камилләштерү?
Россиянең аерылып торучы үзенчәлеге шунда , аның үзәгенә халыкара мөнәсәбәтләр арасын көйләүче нигез салынган. Бу халыклар дуслыгы һәм интернационализм.
Моңа Казан шәһәре Совет районы «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 67 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениесында булып узган «Дуслар җыелган җирдә» милли культуралар бәйгесе мисал булып тора. Бу милли бәйге балалар бакчасында беренче тапкыр гына уздырылмый һәм инде традициягә кереп бара.
Бәйгенең максаты:
Үз халкыңның бер вәкиле буларак милләтеннең үзенчәлекләрен аңлау һәм хөрмәтләү, балалар бакчасына йөрүче башка милләт балаларына карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү.
Бәйрәмгә әзерләнгәндә башкарылган эшләр:
- Балалар бакчасына нинди милләт балалары йөрүен ачыклау
- Милли киемнәр әзерләү
- Халык әкиятләре буенча «Театраль уенчык » ,«Дидактик уеннар-туган телне өйрәнәбез» исемле иҗади күргәзмәләр оештыру
- Балалар бакчасының туган якны өйрәнү «Мирас» музеена экскурсия
- Балалар бакчасының Бөтендөнья татар конгрессы ,«Ак калфак» татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы Казан шәһәре бүлегенә уздырылачак чарага чакыру белән чыгуы.
Бәйрәм чарасында 5-7 яшьлек балалар чыгыш ясады. Алар татар һәм башкорт милләтенең традицияләрен, уеннарын, милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.
Бәйгенең катнашучылары итеп өлкән тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячеләре, мөдирләр һәм шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын кызлары иҗтимагый оешмасы Казан шәһәре бүлеге әгзалары чакырылды.
Бәйрәмнең катнашучылары халык милли биюләрен тәкъдим итте; туган телдә шигырьләр сөйләнде; халык җырлары җырланды; төрле халыкларның милли уеннары уйналды, балалар, хәтта борыңгы йолаларны яңартып кунакларга мастер-класс формасында тәкъдим иттеләр.
Һәрбер милләтнең үзенчәлеге булып милли ашларны: кош телен, татар баллы ризыгы-чәк-чәк,башкорт балы, кымыз һәм башка ризыкларны тәкъдим итү күрсәтелде. Кунаклар милли ризыклар турында ишетеп кенә калмадылар, ә татар һәм башкорт тәм-томнарыннан авыз да иттеләр.
Без һәркемгә тынычлык һәм бәхет телибез!
Беркем дә исеннән чыгармасын иде! Төрле милләтләр – бер дус гаилә!
«Дуслар җыелган җирдә»
1 БЛОК (фойе)
1 алып баручы:
Исәнмесез диеп башлыйк әле
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашуга, дуслар
Күңелебез шундый шатлана
1бала:
Бәйрәмебез котлы булсын,
Табыннар да мул булсын!
Күңел шатлык белән тулсын,
Очрашуыбыз гөрләп узсын!
2 алып баручы:
Ак калфаклар, кәләпүшләр
Бик килешә йөзләргә,
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп
Күңел ачыйк без бергә.
2бала:
Без бит татар балалары
Әйдә җыелыйк әле.
Кунакларга, дус-ишләргә
Җырлап күрсәтик әле.
Балалар бакчасында эшләп килүче “Күчтәнәч” вокал ансамбле башкаруында (Р.Харис сүзләре, Р.Ахиярова көе) “Елмай” җыры яңгырый.
Вакыт авазы……
Курчаклар тора:әби,бабай, әни, малай,кыз бала. Патефонда музыка уйный
Кызга һәм әнигә җан керә. Кыз әнисе белән “Бишек” җырын җырлап энесен йоклата.
Малай җанлана.
Малай: Апа, дим, апа. Әби: кунаклар килә дип әйтте. Әйдә әбигә булышырга кирәк. (Чыгып китәләр.)
Әби белән бабай җанлана.
Әби: (кулына таба белән бәлеш тоткан, алга килеп) Бүген, безнең “Мирас” музеебызга кунаклар килә икән. Кунаклар килгәнче самоварыңны кайнаттыңмы?
Бабай: (Кулында самовар.) Минем самоварым кайнаган. Ә синең бәлешең әзерме, ашларың пешкәнме? Кунаклар килеп җитә бит инде.
Әби: Әзер,әзер. Гөбәдиямне дә,бәлешемне дә яңа гына мичтән чыгардым.чәк-чәк белән кош телләрен кичтән үк пешереп куйдым.
Бабай: Этләр дә өрә. Кунаклар килеп җиткән ахрысы.
Әби: Килделәр, килеп җиттеләр.
Бергә: Исәннәрмесез, кадерле кунаклар. Исән-сау гына килеп җиттегезме? (кунаклар белән ике куллап күрешәләр.
Әби: Хөрмәтле кунаклар, сез безнең музеебызның иң олы кунаклары. Әлегә кадәр музейның мондый дәрәҗәдәге кунакларны каршы алганы юк иде. Рәхим итеп музейга үтегез (Кунаклар музейны карап чыгалар һәм икенче каттагы музыка залына үтәләр).
2 БЛОК (музыка залы — Виртуаль музей «Мирас»)
1экскурсовод
Без Тукайлы халык, “Шүрәлеле,
Туган телле “ – татар телле без
Милләт өчен маяк, өмет булган
Татарстан дигән илле без.
2экскурсовод
Ярый әле, бакчаларда музейлар бар
Вакыт җебен беркем өзмәгән.
Димәк әле, үткәннәрне барлап,
Киләчәккә без бар, үрләгән!
1 экскурсовод
Исәнмесез, хәерле көн! Сез безнен «Мирас» музееның кунаклары.
Без – Татарстанда яшәүче – тарихлы һәм мираслы халык. Тарихи – мәдәни хәтерен өйрәнгән, белгән халык кына мираслы була!
2 экскурсовод
Ә хәзер,сезне үзебезнен виртуаль “Мирас “ музеена чакырабыз. Бу минем ярдәмчеләрем – экскурсоводлар. Алар сезне музей кагыйдәләре белән таныштырыр.
3 экскурсовод
Кагыйдәләр:
1.Музейда иң беренче кеше — экскурсовод. Аны бүлдермичә, игътибар белән тыңларга кирәк.
2.Мин сезгә флажоклар өләшәм.Сорауларыгыз булса, флажокны өскә күтәрегез.
3.Безнең музейда тотып, иснәп карарга, хәтта уйнарга да ярый.
4.Музейга ярдәмегезне бик рәхәтләнеп кабул итәбез.Безгә яна экспонатлар бик кирәк.
(Кунакларның кулларына флажоклар бирәләр)
4 экскурсовод (экранда музей фотолары)
Музейга кергәндә безне Казан шәһәре панорамасы каршы ала.Бу матурлыкны без үзебез ясадык. Монда иске һәм яңа Казан фотолары. Иске Казанда — Сөембикә манарасы, яңа Казанда — Кол Шәриф мәчетен күрәсез.
5 экскурсовод
Без үз халкыбызның мәдәниятын, гореф-гадәтен, тарихын белергә тиеш. Монда кырда һәм хужалыкта куллана торган эш кораллары: урак, сәнәк, китмән,каба, киросин лампасы, үтүк. Ә сез беләсезме, үтүклар элек икеннче төрле булганар?…..(кулына үтүг тота). Аларның эченә күмер салганнар. Менә монда мич тә бар.. Анда ашарга да пешергәннәр, йоклаганнар да.
6 экскурсовод
Ә мин яңа Казан турында сөйлим. Монда Казанда үткән зур бәйрәмнәрне курәсез. Казанның мең еллыгы, Универсиада, футбол һәм дзюдо буенча дөнья чемпионаты. Киемнәр, сәгатьләр, значоклар, рюкзак, билетлар –шул бәйрәмнәрнең символлары. Казан — спорт үзәгенә әйләнде. Без үз республикабыз белән горурланабыз!
7 экскурсовод
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Батырларга укый мәдхия.
Яуда ятып калган бабайларга
Оныклары килеп баш ия.
Ә монда Бөек Ватан сугышы . Балалар сугышта катнашкан әби — бабайларның фотоларын җыеп альбом ясадылар , плакатлар чыгардылар. Ә бу альбом (альбомны кулына ала) — безнең Хәтер китабы. Без ветераннар белән горурланабыз.
8 экскурсовод
Тыңлагыз әле.. (пауза, сәгать тавышы). Сез нинди тавыш ишетәсез? (Кунакларның җаваплары). Әйе. Бу сәгать тавышы. Монда сәгать коллекциясе. Күкеле сәгать иң борыңгысы. Сәгать — үткән белән бүгенгене ялгаучы күпер. Без, бер гасыр элек яңгыраган тавышны хәзер дә ишетәбез….
9 экскурсовод
Ә мин сезгә Идел буе халыкларының милли киемнәрен курсәтәм. Монда рус,татар, башкорт, марый, чуваш. удмурт, мордва костюмнары. Һәр костюм матур, бай. Менә бу рус халкының баш киеме. Ул какошник дип атала .Ә монысы татар түбәтәе.Ул чигүле .Монсы башкорт баш киеме . Ул тиредән тегелә (һәрберсен тотып күрсәтә)
10 экскурсовод
Ә монда милли дидактик уеннар. Алар: «Әбием сандыгы», «Уеннарның була төрлесе», «Тылсымлы китап», «Камка», «Татар өе»,«Казаным» уеннары. Бу уеннарны безнең тәрбиячеләр үзләре эшләде.
2 экскурсовод
Тарихымны мирас итеп
Үз-үзеңне югалтма, дип
Дәште миңа хәтерем!
Тарихымны мирас итеп
Иңнәремә күтәрдем!
1 экскурсовод
Шунын белән безнен виртуаль сәяхәтебез тәмам. Ә хәзер, сезне милли очрашуга чакырабыз. (Музыка астында экскурсоводлар чыгып китә.)
3 БЛОК (Музыка залы – «Милли бәйге»)
Видео (Яңа Казаннан иске Казанга сәяхәт).
1 алып баручы:
Горләп торсын мәйдән жыр-биюдән,
Монлы жырлар жилдә таралсын…
Ләззәт тойсын һәркем бу бәйгедән,
Милли бәйрәм жирдә танылсын!
Атлар тавышы ишетелә. Дугалы атлар керә, аларга ияреп татар милли киемендәге балалар да керә. Атлар әйләнеп чыгып китәләр. Икенче пар дугалы атлар керә, аларга ияреп башкорт милли киемендәге балалар керә. Атлар әйләнеп чыгып китәләр.
1 нче Бала:
Татар теле минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
2 нче Бала:
Без татарлар! Шул исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирә
Бар халыклар белән берләшеп.
1 нче тәрбияче
Татар һәм башкорт бертуган:
Гомер булган бер тамырдан,
Төрки халык балалары
Әвәләнгән бер камырдан.
Рәсәй дигән ананың
Охшаш игезәк уллары.
Үзара ярдәмләшергә
Ныклап береккән куллары.
Татар һәм башкорт – бөркет – Рәсәйнең ике канаты.
Илнең, дуслык даулап, Ирек яулап, очар аты.
2 нче тәрбияче (башкорт милли киемендә)
Һаумыһығыҙ, илдәштәрем!
Ҡан-ҡәрҙәштәр, имандаштар!
Ҡайнар сәләм, рухташтар!
Фекерҙәштәр, серҙәштәр,
Ҡайнар сәләм ерҙәштәр.
Кунаклар:
Һаумыһыгыз, ут- күршеләр.
Хуҗалар:
Исәнмесез, кунаклар.
3 нче Бала (башкорт милли киемендә):
Ут курше булып яшик гөрләп
Охшаш безнен телләр гадәтләр
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын
Уртак безнең җирдә теләкләр
4 нче Бала (башкорт милли киемендә):
Килдек сезгә кунакка
Хөрмәт итеп дусларны.
Гүзәл Башкорт иленнән,
Урал тау итәгеннән.
Беренче бәйге — Такмаклар җырлыйлар кара -каршы (гармунга)
5 нче Бала (татар милли киемендә):
Карап тормый ара еракка
Дуслар килгән безгә кунака
Дуслык- безнең тормыш бизәге,
Дуслык- безнең бәйрәм бизәге.
1 нче тәрбияче:
Дуслар килгәч, кунакка
Көчләрне без сынашыйк
Бәйгеләрдә катнашып,
Күңелебезне ачыйк.
2 нче тәрбияче :
Без әзерлибез табын
Китереп бөтен ягын
Татар — башкорт сыйларыннан
Тулып тора торганын.
Икенче бәйге – Милли ашлар бәйгесе (һәр баланың кулында милли ашлар)
6 нчы Бала (татар милли киемендә):
Һәр өстәлнең бизәге мин
Исемем минем чәк-чәк
Баллы да мин, тәмле дә мин
Кабып карагыз чак чак.
7нче Бала (башкорт милли киемендә):
Мактанма син балың белән
Без дә бизибез табын
Менә сезгә табышмак
Табыгыз сез җавабын
Майда пешкән чәк-чәк кебек
Башкорт табынын бизи
Нәрсә ул?
1 нче тәрбияче
Балалар, нинди ризык турында сөйләде кунагыбыз?
Балалар: ( Киңәшләшеп) Бавырсак.
8нче Бала (татар милли киемендә):
Өчпочмак бигрәк тәмле
Бар да мактап ашыйлар
Эх, ашарга тагын диеп
Корсакларны кашыйбыз.
9нчы Бала (башкорт милли киемендә):
Алып килдем сезгә дуслар
Кучтәнәчкә башкорт балы
Салкын тиеп китсә әгәр
Безнең бал ул шифалы.
10нчы Бала (татар милли киемендә):
Татар халык ашларыннан
Иң җинеле кыстыбый
Ул аш булса өстәлләрдә
Табын тулы нигъмәт, сый.
11нче Бала (башкорт милли киемендә):
Башкортларда мили ризык
Бишбармак та бар әле
Ошатырсын өреп –өреп
Авыз итеп ал әле.
12 нче Бала (татар милли киемендә):
Гөбәдия, пәрәмәч, кош теле
Санап китсәң ни чаклы
Камыр ашына бик уңган
Безнен тырыш татар халкы.
13нче Бала (башкорт милли киемендә):
Сусавыңны басар өчен,
Кымызымнан авыз ит.
Кымызны бик тәмле диләр
Шифасын да белеп кит.
14 нче Бала (татар милли киемендә):
Рәхим итеп авыз итик
Менә бу мили ашлар.
Тәрбияле һәрбер кеше
Рәхмәтен әйтеп ашар.
15нче Бала(башкорт милли киемендә):
Сый-хөрмәттән авыз иттек,
Рәхмәт сезгә хуҗалар.
Җырлап,уйнап, биеп алыйк,
Ә кунаклар кул чабар.
Өченче бәйге – Милли уеннар бәйгесе
«Алтын капка» уены уйнала.
Бу булыр алтын капка,
Ачык тот аны япма,
Кереп -чыгып йөрегез,
Тукталмасын берегез.
Капкага кем кагылса,
Шап иттереп ябыла.
(Уен кагыйдәсе: Балаларның яртысы түгәрәккә баса. Кулларын өскә күтәреп капка ясыйлар һәм әлеге сүзләрне әйтәләр. Икенче төркем бала чылбыр кебек тотынышып түгәрәк эченә кереп-чыгып йөриләр. Сүзләр әйтелеп беткәндә түгәрәк эчендә калган балаларга җәза бирелә.)
Жәза бирелә: башкорт биюе, татар биюе.
2 нче тәрбияче
Без дә сезгә башкорт халкының бик кызыклы — “Тирмә” дигән уенын алып килдек. Әйдәгез уйнап китик әле (1-2 тапкыр “Тирмә” уены уйнала. Иң җитез тирмә төзүчеләр билгеләнә.)
1 нче тәрбияче:
Милли мирас –һәрбер милләтнең
Алтыннардан кыйммәт җәүһәре,
Буыннардан буыннарга күчкән
Иң кыйммәтле затлы ядкәре.
2 нче тәрбияче:
Борынгылык беззең каныбызза
Сафлык ,тыйнаклык та яныбызза.
Яшик әле шушы гүзәл ерзә,
Мирас калһын беззән барыгызга!
Бергәләп “Дуслык турында җыр” башкаралар. (Р.Корбан сүзләре, Ф.Әбүбәкеров көе).
Атлар тавышы ишетелә. Атлар кереп башкорт, аннан татар милли киемендәге балаларны алып чыгып китәләр.
2 алып баручы:
Балалар, без бу милли очрашу бәйрәмен бик кунелле уздырып жибәрдек. Ә хәзер безнең кунаклар өчен аерым бәйгебез дәвам итәр.
4 БЛОК (Музыка залы – мастер-класслар бәйгесе)
1. Мастер-класс: “Сәйләннәр терапиясе”
Максат:
-балаларның кул чукларының вак маторикасын ныгыту;
-күрү, ишетү сәләтен үстерү, хәтерен яхшырту;
-сөйләм һәм аралашу күнекмәләрен үстерү;
-сабырлык, игътибарлылык һәм үз-үзеңне кулда тоту кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: санынча мәрҗәннәр, өлгеләр, музыка.
Сәйләннәр белән чигәр өчен кунаклар арасыннан дүрт кеше чакырып чыгарыла. Аларга сәйләннәр, өлгеләр бирелә. Өлге ярдәмендә сәйләннәр белән чигәргә тәкъдим ителә.
Сәйлән җыям,
Нәни бармакларым
Йөгерәләр бәрхет өстендә.
Киләчәккә булган хыялларым
Гүя нәни сәйлән эчендә.
Чәчелгән дә киткән дөнья буйлап,
Бөртек-бөртек сәйлән-хыяллар.
Сәйлән чиккән кыз баланың гына
Күңел оялары пыяла.
Матурлыкка күңел сала кызлар
Сәйлән бөртегедәй гүзәллек.
Яшәсәме җирдә аклык, сафлык
Без яшәрбез, мәңге үлмәбез.
Чигү бик күп гасырлар элек барлыкка килгән. Безнең әни-әбиләребез чигү осталары гына булып калмыйча, һәр булган буш вакытын чигүгә багышлаганнар. Гаиләдәге һәр хатын-кыз, һәр кыз бала кече яшьтән чигү эшенә өйрәнгәннәр. Һәм бу эшне алар үзләренең төп эшләренең берсе дип санаганнар.
Шуны да әйтергә кирәк, 16 яшенә җиткәндә кыз бала үз куллары белән җитәрлек бирнәне тегеп, чигеп әзерләп куйганнар.Бирнәгә кием-салым гына чигеп калмаганнар, урын-җир, келәм, чаршау, кашага кебек көндәлек кирәк-яракларны да чигеп әзерләп махсус сандыкларга тутыра барганнар. Бу сандык-бирнә сандыгы дип аталган
Чиккән вакытта кызлар бөтен күңел җилысын биреп киләчәк матур, бәхетле тормыш турында уйлап эшләгәннәр.
Кызлар кич утырып бер-берсеннән яңа бизәк үрнәкләре, чигү алымнарын өйрәнгәннәр. Кечкенә балалар зур апаларыннан чигәргә өйрәнгәннәр.
Татар халкында рәсемгә бары тик җансыз әйберләрне генә төшерергә яраган.Шуңа күрә дә чигү үрнәкләрендә болын, урман чәчәкләре, яфракларны күрәбез, ләкин алар һәркайсы үзенчә матур, үзенчәлекле. Бер сөлгедә урман аланындагы чәчәкләр бөреләнеп чәчәк атса, икенчесендә болын чәчәкләре күңелне җылытып тора.
Сабантуй батырына, чабышта алдан яки ахырдан килгән атка, дип махсус сөлгеләр чигелгән. Кызлар сөйгән ярларына солдат хезмәтенә яки ерак җирләргә эшкә киткәндә кульяулыклар чигеп биргәннәр. Кульяулык чигеп бирү вәгъдә билгесе саналган.
Менә монда күрсәтелгән сөлгеләрнең дә һәрберсе чигүченең кул җылысын саклый.
Безнең балалар бакчасында да балаларга татар орнаментлары, чигү үрнәкләрен өйрәтәбез. Ләкин алар энә-җепләр тотмый, ә сәйләннәр ярдәмендә чигәләр.
2. Мастер-класс: ”Такыя үрәм” (милли уен)
Максат: Балаларда җыр һәм музыканың характерына туры китереп хәрәкәт итү күнекмәләре формалаштыру; җыр һәм биюләрне мөстәкыйль рәвештә башкарырга омтылыш булдыру; сөйләм телен үстерү; татар халык орнаментлары белән кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Балаларның яше: 5-6 яшьлек балалар өчен.
Бала саны: Чикләнмәгән.
Җиһазлар: Татар орнаментлары белән сурәтләр, 4 поднос, 4 төрле орнамент төшерелгән медальоннар, татарча бию көе белән диск.
Уен барышы.
Тәрбияче: Әйдәгез әле чәчәкләргә әверелеп такыя үрәбез һәм “Такыя үрәм”,дигән уен уйныйбыз. Кемнең Кыңгырау чәчәге, кемнең Ләлә чәчәге, кемнең Кәнәфер чәчәге һәм кемнең Яфрак буласы килә? (Балалар тәрбияченең соравыннан соң кулларын күтәрәләр һәм үзләре сайлап алган чәчәк белән медальонны муеннарына кияләр).
Менә сез барыгыз да чәчәкләр һәм яфракларга әверелдегез. Әйдәгез әле хәзер түгәрәккә басабыз һәм җырлый-җырлый такыя үрәбез (балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәк буенча җырлап баралар):
Мин йөримен болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Чәчәкләр җыям,
Такыя үрәм.
Чәчәкләрдән һәм яфрактан бик матур такыя үрелде безнең. Әйдәгез әле хәзер уртага кыңгырау чәчәкләрен дәшәбез (балалар түбәндәге сүзләрне әйтеп, куллар белән күрсәтеп, уртага кыңгырау чәчәкләрен дәшәләр):
Кыңгырау чәчәк, уртага чык әле,
Бер елмаеп көл әле.
Кыңгырау чәчәкләр уртага чыгып бииләр.
Бергәләп:
Мин йөримен болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Чәчәкләр җыям,
Такыя үрәм.
Тәрбияче: Хәзер уртага Ләлә чәчәкләрен дәшик әле:
Бергә: Ләлә чәчәк, уртага чык әле,
Бер елмаеп көл әле.
Ләлә чәчәкләре уртага чыгып бииләр.
Мин йөримен болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Чәчәкләр җыям,
Такыя үрәм.
Тәрбияче: Хәзер уртага кәнәфер чәчәкләрен дәшик әле:
Бергә: Кәнәфер чәчәк, уртага чык әле,
Бер елмаеп көл әле.
Балалар бер тапкыр уйнаганнан соң кунаклар арасыннан уенга кешеләр алып чыгалар. Аларга чәчәк медальоннар өләшенә һәм уен кунаклар белән бергә уйнала.
3. Мастер-класс:”Алтын куллар бәйгесе”
Максат:
— милли ризыклар турында мәгълумат бирү;
-милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә кызыксыну уяту;
-ата-бабалардан калган милли йолаларны искә төшерү, аларны онытылу, юкка чыгудан саклап калу.
-милли йолаларны өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Җиһазлау: кеше санынча өстәл, баш яулыгы, милли бизәкле алъяпкычлар, дымлы салфеткалар, уклау, пычак, куна тактасы, токмач камыры.
Эби: Татар халкының борын-борыннан килгән матур йолалары бар. Алар килен төшерү, киленгә су юлы күрсәтү, килен чәе, бәби чәе һәм башкаларны атарга булыр иде.
Бүген без сезнең белән шуларның берсен йоланы искә алырбыз. Ул килен төшерү белән бәйле йола. Борын-борыннан киленнәрне тикшереп карау гадәте булган. Ул- токмач кисү. Килен төшеп туйлар үткәннең икенче көнендә “Килен чәенә” авылның әбиләрен чакыралар. Анда килен алып кайткан су белән чәй куела һәм килен кискән токмач белән аш пешерелә. Токмач җәеменең нинди юкалыкта булуы, формасына һәм тигез итеп киселүенә карап өлкәннәр киленнең уңганлыгын,булганлыгы мактаганнар. Матур , җылы теләкләрен җиткергәннәр.
Хәзер мин үз яныма ике кызыбызны чакырып алам һәм алар белән токмач камырын җәеп карарбыз. Кызларыбызның кулы эшкә ятамы икән, шуны белербез.
-Кызлар,килегез әле минем яныма. (Ике кыз әби янына чыга)
Токмачка камырны басар алдыннан әниләребез, әбиләребез иң элек билләренә алъяпкычларын, башларына яулыкларын бәйләгәннәр, комгандагы җылы су белән яхшылап кулларын юганнар, ак чиста, йомшак сөлгегә сөртеп, киптергәннәр һәм бисмилласын әйтеп камыр басканнар. Камыр әзер булгач, куна тактасына бераз он сибеп, камырны шунда куеп, уклау белән, җәйгәннәр. Җәйгән җәем түгәрәк, матур, тигез һәм юка булырга тиеш.
Кызлар әйдәгез сезнең белән бергә токмач җәеп,токмач кисеп карарга кунакларны да чакырыйк әле. (Кызлар кунаклар арасыннан 4 кешене алып чыгалар. Аларга баш яулыгы, милли бизәкле алъяпкычлар, дымлы салфеткалар, уклау, пычак, куна тактасы, токмач камыры өләшеп чыгыла. Кызлар һәм кунаклар эшкә керешә. Әби кызларга өйрәтеп, булышып йөри.)
Кызларыбыз эшләрен төгәлләп килә, аларның эшләре турында кунакларыбыз ни әйтер икән… (Башта кызларның җәемнәрен кунакларга күрсәтелә, аннан токмач кисүче кунаклар үз эшләрен башкаларга күрсәтәләр. Карап утыручылар үз бәяләрен бирәләр.)
«Түгәрәк өстәл» — килгән кунаклар белән фикер алышу. Йомгаклау.
Кулланылган әдәбият:
1. Гарафиева Г.З. «Сөмбеләне кем белә» КАЗАН-ТаРИХ-2003
2. Р.Т. Вәлиева «Карга боткасы» Балалар бакчасы һәм мәктәп сәхнәсе өчен сценарийлар -2015.
3. Гиззатуллина Р.К. “Театр һәм балалар” Казан,2013.-68б.
4. Закирова К.Ф. «Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» Казан-2013.
5. Закирова К.В. «Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү» программаның милли- төбәк юнәлеше. «Мәгариф» нәшр-2009.





