«Тамчы-шоу» интеллектуальная игра(Родная земля)
Билалова Зиля Марсовна
учитель высшей квалификационной категории
МБОУ «Аксубаевская СОШ №3»
пгт Аксубаево
«Тамчы—шоу» интеллектуальная игра
(Родная земля)
Уенда 5-6 нчы сыйныф укучылары (рус төркеме) катнаша.
1нче команда- “Татарстан нурлары”
2нче команда — “Татарстан йолдызлары”
Уен барышы:
Алып баручы.Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Без бүген сезнең белән «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык. Бүгенге уеныбыз Туган җиребезгә багышлана. Укучылар, сезнең җавапларны , белемнәрне биредә утырган жюри бәяләячәк. Уенны башлыйбыз!
I тур
Таныш булыйк
Командалар, рәхим итегез, үзегез белән таныштырыгыз!
(Командаларыбыз үзләре белән таныштыралар.)
1нче команда. “Татарстан нурлары”
Татарстан!
Нинди горур исем!
Яңгырыйсың матур җыр кебек!
Дөнья мәйданында даннар яулап,
Мәңге яшә шаулап, гөр килеп!
Мин-Зәринә. Команданың капитаны.Мин тырышырга һәм җиңәргә яратам.
Мин-София, алтынчы сыйныф укучысы. Мин биергә яратам.
Мин-Слава, өченче мәктәптә укыйм. Мин спорт белән шөгыльләнәм.
Мин-Милана.Туган җиремне яратам. Аның белән горурланам.
Минем исемем Артур. Аксубайда яшим. Мин рәсем ясарга яратам.
2 нче команда. “Татарстан йолдызлары”
Татарстан!
Республикам минем!
Тынычлык һәм дуслык бакчасы!
Казан,Чистай, Норлат, Аксубаең,
Авылларың ямьле барчасы!
Мин-Данил. Команданың капитаны. Без бүген җиңәргә тиеш.
Мин-Ваня. Китап укырга яратам.
Минем исемем Эвелина .Мин татарча сөйләшергә яратам.
Мин-Полина. Мин җырларга яратам.
Мин- Даша. Мин фотога төшерергә яратам.
IIтур. Командаларга сораулар.
1 нче командага сораулар.
1.Республикабызның исеме ничек?
2.Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?
- Татарстанда нинди елгалар бар?
4.Аксубай районына ничә яшь?
5.Сезнең мәктәп нинди урамда урнашкан?
2 нче командага сораулар.
- Татарстан Республикасының башкаласы.
- Татарстан флагында нинди төсләр бар?
- Аксубайда нинди милләт халыклары яши?
- Аксубайда нинди елга бар?
5.Аксубай гербында нәрсә сурәтләнгән?
III тур.»Сез игътибарлымы?»
Өченче турны башлыйбыз.Әлеге турда экранда сезгә рәсем күрсәтелә. Игътибар белән карыйбыз һәм истә калдырабыз.
Сораулар: (1 команда)Рәсемдә нәрсәләр бар иде?
(2 команда)Рәсемдә нинди ризыклар бар иде?
IV тур “Сүз эчендә сүз”
Бирелгән сүзләрдәге хәрефләрдән татарча сүзләр төзибез.Кайсы команда күбрәк сүзләр төзи ала? 1 нче командага “Аксубай” сүзе, икенче командага –“Татарстан” сүзе.Сезгә 3 минут вакыт бирелә.
V тур.“Буталган хәрефләр”
Бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.
1 командага:
К, у,ы,у,ч,т,ы (укытучы) Ү,к,е,с,з,л (сүзлек)
С,д,е,р,ә (дәрес) Ә,к,ө,л,н,е,д,к (көндәлек)
Ф,ә,т,ә,с,е,н(тәнәфес)
2 командага:
Й,ы,ф.ы,н,с (сыйныф) Ә,к,а,м,л (каләм)
Т,ә,м,к,п,ә (мәктәп) Ч,е,р,е,б,т,е,г (бетергеч)
Ә,р,с,е,л.к,д,е (дәреслек)
VI тур.Капитаннар ярышы
Безнең соңгы уеныбыз “Капитаннар ярышы”. Әлеге турда капитаннар катнаша.
Капитаннар, сез “әйе” яки “юк” дип җавап бирергә тиеш.
1 команда капитаны сез әзерме? Сораулар сезгә.
- Син 7 нче сыйныф укучысы (юк)
- Син Алабугада яшисең (юк)
- Татарстан флагында яшел, ак, зәңгәр төсләр (юк)
- “Шүрәле” әкиятен Г.Тукай язган (әйе)
- Шимбә русча суббота (әйе)
- Татар кызының милли баш киеме түбәтәй (юк)
- Кыштан соң яз килә (әйе)
- Сентябрь, октябрь, ноябрь кыш айлары (юк)
- Чистай — шәһәр (әйе)
- Алма – яшелчә (юк)
2 команда капитаны сез әзерме? Сораулар сезгә.
- Син 3 нче мәктәптә укыйсың (әйе)
- Син Башкортстанда яшисең (юк)
- Татарстан флагында яшел, ак, кызыл төсләр (әйе)
- “Су анасы” әкиятен М.Җәлил язган (юк)
- Көздән соң яз килә (юк)
- Татар егетенең милли баш киеме калфак (юк)
- Сишәмбе русча вторник (әйе)
- Март, апрель, май яз айлары (әйе)
- Әлмәт шәһәр (әйе)
- Суган – җимеш (юк)
Безнең ярышыбыз тәмам. Командалар уеннарга бик яхшы әзерләнгәнсез. Үзегезнең белемнәрегезне бик яхшы күрсәттегез. Жюри нәтиҗә ясаган арада бергәләп “Туган ил” җырын җырлыйбыз.
(Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра,командалар дипломнар һәм истәлек бүләкләр белән бүләкләнә.)