Вы здесь: Главная > Без рубрики > УКУЧЫЛАРДА ВАТАНПӘРВӘРЛЕК ХИСЛӘРЕН ТӘРБИЯЛӘҮ – ӘХЛАКЫЙ СӘЛАМӘТ ШӘХЕС ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ НИГЕЗЕ

УКУЧЫЛАРДА ВАТАНПӘРВӘРЛЕК ХИСЛӘРЕН ТӘРБИЯЛӘҮ – ӘХЛАКЫЙ СӘЛАМӘТ ШӘХЕС ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ НИГЕЗЕ

                                                                                    Нургалеева Алсу Завдатовна

                                          учитель музыки высшей квалификационной категории,

                                                                              Шайдуллина Гюзелия Халимовна

                                                  учитель татарского языка и литературы, истории

                                                                   высшей квалификационной категории

                                                                                  МБОУ «Лицей №5» г.Казань

 

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, аларны Ватанны сакларга әзерләү — Россия дәүләте сәясәтенең мөһим мәсьәләләре булып тора. Дәүләт патриотик тәрбиягә зур игътибар бирүне Россия Федерациясенең милли куркынычсызлыгын тәэмин итүнең кирәкле бер шарты буларак билгели. Рәсәй хакыйки ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү исә максатчан һәм эзлекле рәвештә тулы бер уңай шәхси сыйфатлар җыелмасын булдыру һәм үстерүне күз уңаенда тота. Тәрбия эшенең рухи-әхлакый һәм социомәдәни өлешләре укучыларда әлеге шәхси үсешнең нигезен булдыруны тәшкил итә. Шул ук вакытта ватанпәрвәрлек шәхеснең рухи, гражданлык, социаль активлыгының берлеге, үзенең Ватаны белән аерылгысыз бәйләненшен аңлавы нәтиҗәсендә формалаша. Хәзерге уку үзәкләренең укыту-тәрбия эшчәнлегендә чираттагы белемнәр җыелмасын булдыруга гына түгел, ә кешенең Ватанына карата булган горурлык хисләрен, гражданлылык нигезләрен билгеләүче патриотик тәрбиягә өстенлек бирелә (Мин – Россия гражданины). Бүгенге көндә күпмилләтле Рәсәй өчен Россия патриотизмын тәрбияләүдән дә мөһимрәк идея күзәтелми, чөнки ватанпәрвәрлектән башка шәхеснең бернинди гражданлык, рухи башлангычы була алмый. Россия патриотизмын тәрбияләмичә аңлы, җаваплы, тугрылыклы шәхес тәрбияләү мөмкин түгел. Шунлыктан, хәзерге вакытта укучыларда патриотик тәрбия булдыруны оештыруда теоретик нигезләр формалаштыручы нәтиҗәле методлар һәм формалар, яңа алымнар булдыру һәм аларны гамәлдә тормышка ашыру — җәмгыять үсешенең иң актуаль мәсьәләләренең берсе.

Белем бирү эшчәнлегендә яшь буында патриотик тәрбия бирүдә хәрби-патриотик тәрбия, батырлык патриотизмы тәрбиясе, милли-патриотик тәрбия, гражданлык патриотизмы, тарихи патриотизм, мәдәни-патриотик тәрбия кебек  күптөрле эш формалары һәм белем – тәрбия эшчәнлегенең башка юнәлешләре кулланыла. Патриотик тәрбия буенча әлеге гамәли эш юнәлешләре уртак тәрбия максаты һәм аны тулысынча тормышка ашыру максатлары, шулай ук укучылар белән нәтиҗәле белем эшчәнлеген оештыруда тәкъдим ителгән форма һәм методлар ярдәмендә берләшә. Укучыларда рухи һәм мәдәни үзкыйммәтләрне бәяли белүче генә түгел, ә үзләренең катнашы һәм хезмәте белән аларны үстерергә омтылучы,  үз иленең гражданины булуы белән горурланучы шәхес тәрбияләү — укытучының төп максаты.

Хәзерге Рәсәй мәктәпләрендә туган (дәүләт) телне укыту укучыларда гражданлылык, ватанпәрвәрлек, хокукый тәрбия, югары әхлаклы сыйфатларга ия шәхес тәрбияләүне күз алдында тота. Моңа фәннең коммуникатив юнәлешкә,  үз халкыңның яшәү рәвешен, йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм, беренче чираттта, телен өйрәнүгә юнәлтелгән булуы этәргеч бирә. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә туган тел чаралары аша Россия Федерациясенең, туган якның мәдәниятен, тарихын, географиясен, дәүләт символларын өйрәнү шарт. Чынлыкта, әхлакый һәм тарихи башлангыч аерылгысыз. Илебезнең тарихы, мөһим вакыйгалары һәм ватандашларыбызның батырлыгы ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдә көчле этәргеч булып тора. Шунлыктан, тарихи үзаң формалаштырып, берүк вакытта, без укучыларда әхлакый идеал, ватанпәрвәрлек, Ватаныбызга карата ярату хисләре дә тәрбиялибез. Мәдәниятара аралашу, фәкать, үз халкыңның мирасы, милли мәдәнияте, туган як мәдәнияте аша гына тормышка ашырыла ала. Шуңа күрә, туган як мәдәнияте турында белемнәр никадәр күбрәк булган саен, башка халыкларның мәдәнияте белән танышу да нәтиҗәлерәк була.

Кеше шәхесен формалаштыру – озын, катлаулы һәм күпфакторлы процесс. Шул факторлар арасында балалар, яшьүсмерләр шәхесен формалаштыруда мөһим роль уйнаучы сәнгать өлкәсе дә барын танымый мөмкин түгел. Музыка әхлакый-патриотик тәэсир итү ягыннан зур мөмкинлекләргә ия, чөнки музыка баланың хисләренә, кәефенә тәэсир итү көченә сәләтле һәм ул аның әхлакый йөзен һәм рухи дөньясын үзгәртә. Музыка дәресләрендә балаларда күмәклек, туган йортка мәхәббәт, табигатькә карата сакчыл караш кебек сыйфатлар формалаша. Балалар башкаларның борчылуларын аңларга өйрәнәләр, яхшы, хәерле эшләр, гамәлләр буенча күнекмәләр үзләштерәләр. Дәрестә кулланылучы халык иҗатының музыкаль әсәрләре үзләренең гадилеге,образлылыгы, аһәңлеге белән аерылып торганлыктан, балалар аларны җиңел үзләштерә. Халык җырларының интонацион өстенлеге аларны дәресләрдә башлангыч сыйныфларда да, өлкән сыйныфларда да куллану мөмкинлеген тудыра.

Үз Ватанының гореф-гадәтләрен белүче, хөрмәт итүче, яратучы чын патриот, киңкырлы шәхес тәрбияләү мәсьәләләрен хәл итү – бүген үтә дә актуаль. Әлеге мәсьәләләр укучыларны традицион халык сәнгатенә, халык кәсепчелегенә һәм фольклорына, ягъни халыкның әхлакый-патриотик тәрбия бирүгә зур мөмкинлекләр ачучы шушы чиксез рухи байлыгына  җәлеп итү аша тормышка ашырыла. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү үз халкыңның гореф-гадәтләрен, традицияләрен белүне таләп итә. Халык иҗаты, нәкъ менә, шушы белемнәрне бирә дә инде. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша башка илләрнең массакүләм мәдәният үрнәкләре актив рәвештә киң таралыш алганда бу бигрәк тә әһәмиятле. Алар, әлбәттә, балаларның дөньяви күзаллауларына, карашларына җитди рәвештә тәэсир итәләр һәм күп очракта тискәре йогынты ясыйлар. Халык сәнгате балага аңлаешлы, якын, аның күзаллавы өчен ачык.Туган тел, тарих, музыка дәресләрендә халык сәнгате әсәрләрен өйрәнгәндә укучылар халыкның тирәнтен акылын, хикмәтен тоялар, яшәү рәвешен, традицияләрен үзләштерәләр, туган халкының мәдәниятен аңларга, яратырга өйрәнәләр. Дәрестә укучылар тыңлап утыручылар һәм тамашачылар гына түгел, ә иҗади процессның актив катнашучылары булсын өчен, аларны халык музыка уен кораллары белән таныштыру, туган телебездә халык җырларын, биюләрен башкару кебек һәм башка күп кенә эш төрләренә, мөстәкыйль эшчәнлеккә җәлеп итү кирәк. Патриотик тәрбия бирү барышында укучылар белән эшчәнлек оештырганда уңай мөгамәлә, үзара ышаныч, хөрмәт мөнәсәбәтен урнаштыру әһәмиятле. Бер үк вакытта, укучыларга күрсәтмә-образлылык фикер йөртү хас булуын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә, дәресләрдә материалны телдән аңлатудан һәм күрсәтмә әсбаплардан тыш, чын күрсәтмә әйберләр һәм материаллар (эш кораллары, уенчыклар, савыт-саба, халык киемнәре элементлары, музыка уен кораллары һ.б.)кулланырга кирәк. Музей-күргәзмәләргә барып, махсус белем оешмаларында оештырылган күргәзмәләр белән танышканнан соң, мәгълүматны тәкъдим итү һәм үзләштерү күпкә җиңелерәк, отышлырак булуын да исәпкә алу зарури. Биредә  укучы өчен туган як тарихын, үз халкыңның мәдәни һәм көнкүреш башлангычын ачыклау мөмкинлекләре  күрсәтмә рәвештә ачыла. Үз халкыңның иҗади мирасына җәлеп итеп, без балаларда бөек илнең бер вәкиле булын аңларга өйрәтәбез, туган халкына, тарихына, аның күпмилләтле халкына карата милли горурлык, ватанпәрвәрлек хисен тәрбиялибез.

Халык иҗаты, язучыларыбызның күп кенә чәчмә, шигъри әсәрләре  балаларны тирә-юнь әйләнәненең бөтен тулылыгын, матурлыгын күрергә, Ватанны яратырга, туган як табигатен сакларга өйрәтә, әхлакый, рухи юнәлешләрне билгели. Моннан тыш, әлеге дәресләрдә бала яңа төшенчәләр, белемнәр, махсус сәнгати-мәдәни күнекмәләр үзләштерә. Шул ук вакытта халык мәдәнияте зур уңай эмоциональ хис тудыруы, эстетик, әхлакый идеалларны, шәфкатьлелек, гаделлек тантанасын ачык, образлы чагылдыруы белән дә әһәмиятле. Укучыларны халык сәнгатенә җәлеп итү кеше күңелендә матурлык тудыра, гадәти әйбер, күренешләрдә дә аерым матурлык булуын күрергә өйрәтә. Үз илеңнең ватанпәрвәр, лаеклы гражданнарын тәрбияләү өчен үз иленә карата горурлык, үз халкына, мәдәниятенә, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт хисен тәрбияләү мөһим.

Патриотик тәрбия – бу туган җирне ярату хисен тәрбияләү, үз илеңнең мәдәниятен, кабатланмас байлыкларын саклау, арттыру белән берлектә, тирә-юнь белән аерылгысыз бәйләнештә булу хисләрен формалаштыру. Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен белү башка халыкларның мәдәниятенә зур кызыксыну һәм хөрмәт белән карауга этәргеч бирә. Безнең күпмилләтле илебездә патриотизм һәм интернaционализм үзара тыгыз бәйләнгән һәм аерылгысыз. Шуңа күрә, алар әхлакый яктан сәламәт шәхес формалаштыруның нигезе булып тора, киләчәктә Ватаныбызның сoциаль тотрыклыгын булдыруда һәм прогрессив үсешенә җирлек тудыра.

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв