Вы здесь: Главная > Без рубрики > СЦЕНАРИЙ НОВОГОДНЕГО УТРЕННИКА (на татарском языке)

СЦЕНАРИЙ НОВОГОДНЕГО УТРЕННИКА (на татарском языке)

Мансурова Регина Раисовна

воспитатель по обучению татарскому языку

МБДОУ №23 «Малыш» г. Альметьевск

 

 

Яңа ел

Катнашалар: Убырлы карчык, урман иясе, алып баручы.

Алып баручы:  Яңа ел күктән төшәме? Әллә урманнан килә?

                          Эллэ кар өеменнән безгә Яңа ел килә?

                         Ул, бәлки, кар бөртеге булып яшәгәндер йөлдызда?

                         Тик һәрчак була могҗиза, сәгать 12 суга..

                         Билгесез әллә кайлардан Яңа ел килә безгә!

Балалар залга керә һәм бииләр.

“Кар бөртекләре” биюе.

Алып баручы: Нинди зур чыршы! Балалар, карагыз эле чыршыда нәрсәдер җитми? Дөрес! Утлар! Әйдәгез безнең чыршыга шигырьләр сөйләп, аны куандырып алабыз. Бәлки, аның утлары кабыныр..

1 бала: Тәңкә-тәңкә карлар яусын,

             Бар дөнья тулсын.

             Карлар кебек безнең көннәр

             Ак һәм пакъ булсын.

 

2 бала: Без уйныйбыз, җырлыйбыз

            Шатланабыз, көләбез

            Синең янда рәхәтләнеп

            Ел да бәйрәм итәбез.

3 бала: Яңа елның йолдызлары

            Яктырак янсын.

            йолдыз кебек безнең тормыш

            Мәңге балкысын.

 

Чыршының утлары кабына. Балалар биеп җырлыйлар.

Җыр: “Чыршы, чыршыкай”

Л.Хисмәтуллина музыкасы һзм сүзләре

 

Чыршы, чыршы, чыршыкай,

Бик сагындык без сине.

Җырыбызны да багышлап

Җырлыйбыз сөеп сине.

Лә-лэ-лә-лә,

 

Сиңа карап сокланабыз,

Сиңа. карап җырлыйбыз.

Әйдә инде бергәләшеп,

Бер әйләнеп биибез

Ла-лә-лә-лә.

 

Яшел чыршы, чыршыкай,

Син беләсенме икән?

Озакламый кунакка

Кыш бабай килә икән.

Лә-лә-лә-лә.

 

Алып баручы: чыршыда матур җем-җем утлар кабынды. Бәйрәмебезне башлап җибәрәбез. Балалар, бәйрәмебездә кем җитми?.

Балалар җавап бирә.

Алып баручы: балалар, ишетәсезме, кемдер килә бугай? Әйдәгез карыйк әле, эллэ Кыш бабай белән Как кызы?

Убырлы карчык белән урман иясе керәләр.

Убырлы карчык: Менә чыршы шәп! Нинди матур утлары.

Урман иясе: Утларны урларга кирәк!

Чыршыдан утларны урлыйлар, капчыкка салалар. Чыршының уты сүнә. Балалар утларның сүнүен сизә.

Убырлы карчык: Ай-яй-яй, карале, кемнәр бу?

Урман иясе: Сәлам, балалар. Утю-тю-тю. Нинди чибәрләр.

Алып баручы: Нишләп әле сез безнең чыршының утларын урладыгыз? Җем-җем утларсыз Яңа елны ничек каршы алыйк без?

Урман иясе: Анысы тагы нәрсә? Нинди Яңа ел тагы?

Алып баручы: Балалар, әйдәгез убырлы карчык белән урман иясенә Яңа ел турында җыр җырлап күрсәтәбез.

Яңа ел турында җыр башкарыла.

Урман иясе: Менә мә! Әйлән-бәйлән, бәйрәм имеш, ә безне чакырмаганнар!

Үпкәләп чыгып китәләр убырлы карчын белән урман иясе.

Алып баручы: Кемдер килә бугай?

Кар кызы керә.

Кар кызы: Исәнмесез, балалар! Сезнең барагызны да Яңа ел белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр булып үсүегезне телим.

Алып баручы: Исәнме, Кар кызы. Хуш килдең.

Кар кызы: Бигрәк матур чыршы! Утлар гына янмый. Әйдәгез бергәләп: “1,2,3 чыршыда җем-җем утлар янсын!”

Утлар кабынмый.

Алып баручы: Кар кызы, чыршының утларын убырлы карчык белән урман иясе урлады.

Кар кызы: Ах, нишләргә инде безгә, дуслар? Чыршыбызда утлар янмаса ничек бәйрәмне дәвам итәрбез? Безгә Кыш бабай ярдәм итер. Тизрәк килеп җитсен генә.

Алып баручы: Балалар, ягез әле бергәләп Кыш бабайны чакырабыз.

Балалар Кыш бабай дип кычкыра.

Залга Кыш бабай керә.

Кыш бабай: Яңа ел белән тәбриклим, сезне, дуслар. Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм.

1 бала: Хуш киләсең Кыш бабай, уз бирегә.

2 бала: Хуш киләсең, уз бире. Шатланышып җыр белән каршылыйбыз без сине.

Кыш бабай турында җыр җырлана.

Һай, Кыш бабай

Кемнең кигән киемнәре —
Энҗе кар бөртекләре?
Кемнең көмеш күк сакалы,
Чәчләре, керфекләре?

Кем соң безгә шундый ямьле
Яңа ел алып килә?
Матур-матур капчыкларга
Күчтәнәч салып килә?

Чаңгы-чанада шуарга
Булды шома тавыбыз.
Кем безгә аны ясаган,
Кем икән ул? Табыгыз!..

Кыш бабай: Минем күңелне күтәрдегез, рәхмәт сезгә, балалар.

Кар кызы: Бабакай, безнең дусларның чыршысыннан убырлы карчык белән урман иясе утларны урлаган бит. Дусларга ярдәм кирәк бит, бабакай.

Кыш бабай: Юкка борчыласыз. Хәзер мин тылсымлы таягым белән бураннар уйнатып аларны бирегә китерәм.

Кыш бабай таягы белән 3 тапкыр идәнгә суга. Убырлы карчык белән урман иясе буранда очынган сыман залга керәләр.

Убырлы карчык: Бу ни бу? Без кая?

Урман иясе: Убырлы, бу кем? (Кыш бабайга күрсәтә).

Алып баручы: Кыш бабай бу. Бирегез безнең утларны.

Кыш бабай: Сез нишләп әле дусларның чыршысыннан утларны урладыгыз? Мин сезне тотып алырмын, кул-аякларыгызны өшетермен.

Убырлы карчык белән урман иясе куркалар.

Убырлы карчык: Дуслар, гафу итегез безне. Харап итә күрмә, бабакай. Кичерегез безне.

Урман иясе капчыктан утларны чыгара, чыршы астына куя. Чыршыда утлар кабына.

1 бала: Яңа ел, яңа бәхет.

            Яңа бәхет, яңа шатлык

            Алып килсен Яңа ел!

2 бала: Яңа җинүләр белән

            Котлы булсын Яңа ел!

3 бала: Без бакчага

            Чыршы янына килдек.

            Чыршы әйләнәсендә

            Бергәләп биеп алыйк.

Кар кызы: Дуслар, Убырлы карчык белән урман иясен гафу итик.

Убырлы карчык һәм урман иясе: Без башка алай эшләмәсбез. Юк,юк.

Алып баручы: Балалар гафу итәбезме?

Балалар җавап бирә.

Кар кызы: Әйдәгез хәзер чыршы янында Әйлән-бәйлән уйнап алабыз.

Чыршы тирәли хоровод.

Кыш бабай: Ярый, дуслар, безгә китәргә вакыт. Киләсе елга кадәр. тагында зур үсегез, авырмагыз. Ә хәзер хушыгыз.

Кар кызы: Хушыгыз, хуш дусларым! Бер елдан без тагын килербез.

Алып баручы: Хуш, Кыш бабай. Хуш, Кар кызы.

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв