Вы здесь: Главная > Без рубрики > “Тылсымлы сүзләр

“Тылсымлы сүзләр

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу шартларында этикет формулаларын акрынлап үзләштереп, бала сөйләм тәртибенең социаль-этика кагыйдәләрен дә аңлый һәм үти башлый. Мәктәп яшенә җиткәч, ул, кем белән (“үзенең”, “чит” олы кеше белән яки яшьтәше белән) һәм нинди шартларда сөйләшкәнгә карап, хәл-роль тәртип кагыйдәләрен дифференциацияләп үзләштерә. Бу критерийләргә бала ничек сөйләшәчәге бәйле: тупас, ягымлы, боеручан, көйсезләнеп, оялчан итеп, боерык тавыш белән; нинди тел чараларын, үрнәк аралашу шартларында беркетелгән нинди сүзләр һәм тәгьбирләр куллана, сайлый. Мәктәпкәчә балаларга аңлаешлы булган аралашу этикетын үтәү, аралашуда уңай бәйләнеш барлыкка килүгә, үзара аңлашуга ярдәм итә.
Алты яшькә җиткәч тә мәктәпкәчә балалар хәл-роль тәртип кагыйдәләрен начар дифференциациялиләр (ни кадәр төзәтелсә дә, өлкән кешегә “син” диләр; “исәнмесез”, “сау булыгыз”урынына “сәлам”, “хуш” һәм башкаларны әйтәләр). Шул сәбәпле, аралашу тәртибе культурасын тәрбияләү иртәрәк башланган саен, бала аралашу тәртибенең социаль-этика кагыйдәләрен максатлары, аралашу шартлары һәм социаль рольләре өчен әйбәтрәк куллана.
“Тылсымлы сүзләр” проектында балаларның эшчәнлеге балалар, логопед-укытучы, тәрбиячеләр, ата-аналар хәл итәргә тырышкан уртак проблема белән берләштерелгән.
Проектның төре: тикшеренү-иҗади, рольле уен, төркемле, озак сроклы.
Катнашучылар: логопед-укытучы, тәрбиячеләр, балалар, ата-аналар.
Мәсьәләләр:
1. Әдәпле кеше турында белем бирү;
2. “Этикет” сүзе белән таныштыру;
3. Сөйләмдә ихтирамлы сүзләр һәм әйләнмәләр куллану күнекмәсен формалаштыру;
4. Шартларга бәйле итеп хәрәкәт итү моделен мөстәкыйль сайларга өйрәтү;
5. Кешеләргә карата мәхәббәт күрсәтүдә эчкерсезлек, бер берсенә изгелекле мөнәсәбәт үстерү;
6. Мәкальләрдә һәм әйтемнәрдә булган гомумиләштерүче мәгънәне хис итүгә һәм аңлауга өйрәтү;
7. Дуслык турында әдәби әсәрләр белән таныштыру;
8. Үзләренең һәм яшьтәшләренең гамәлләрен бәяләүгә өйрәтү;
9. Тирәдәге кешеләргә карата игътибарлы, сизгер, изгелекле мөнәсәбәт тәрбияләү;
10. Аралашу мөмкинлекләрен арттыру.
Тормышка ашыруның уйланылган нәтиҗәләре:
1. Кешеләр белән мөнәсәбәт итү һәм аралашу уңай формаларын үзләштерү;
2. Актив сүзлеккә билгеле этикет формулалары җыелмасын кертү;
3. Аралашу ситуациясен күздә тотып, этикет формуласын куллану сәләтенең формалашуы (кем белән сөйләшәсен, нинди максат белән һәм нинди шартларда);
4. Социаль-этика һәм аралашу кагыйдәләрен үзләштерү һәм үтәү;
5. Лексика-грамматика категорияләренең, диалог формасында сөйләмнең формалашуы.
Проектта түбәндә күрсәтелгән эшнең төрле формалары һәм ысуллары кулланылган.
Эш формалары һәм ысуллары:
1. Сораштыру үткәрү (диагностика).
2. Әңгәмәләр.
3.Сәхнәләштерүләр.
4. Әдәби әсәрләр һәм шигырьләр белән танышу.
5. Проект темасы буенча мультфильмнар карау.
6. Әдәпле сүзләр турында шигырьләр конкурсы.
7. Китап ясау.
8. Кечкенә балалар өчен концерт (С. Г. Якобсон методикасы буенча):
— “Әдәпле сүз” (әдәпсез аю баласы турында) сәхнәләштерү;
— такмаклар өйрәнү;
— “Елмаю” җыры;
— “әдәпле” сүзләр турында табышмаклар;
— “әдәпле” сүзләр турында шигырьләр.
Балалар белән эш итүнең бер формасы – әңгәмә. Әңгәмәләр фронталь, төркемчә һәм шәхси укуларда үткәрелде.
Мәсьәләләр:
1. Үз гамәлләрен һәм әдәби геройларның гамәлләрен анализлау, төзек сөйләм, уйлау үстерү;
2. Чынлап әдәпле кеше “тылсымлы” сүзләрне генә белә түгел, әммә һәрвакыт кешеләргә күңелле ясарга тырышканын балаларның аңына җиткерергә (матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар кулланып);
3. Балаларны әдәпле сүзләрдән башка нинди дә җәмгыяттә булу авыр икәнлегенә өйрәтергә;
4. Тирәдәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Тагын бер эш итү формасы – проект темасы буенча алдынгы тикшерү белән мультфильмнар карау. Аларны ата-аналар, тәрбиячеләр сайлады.
Чираттагы эш итү формасы – “Тылсымлы сүзләр — ” шигырьләр конкурсы.
Мәсьәләләр:
— шигырьләрне тәэсирле итеп укырга өйрәтү;
— әдәплелекне тәрбияләү;
— балаларны әдәпле сүзләрдән башка нинди дә җәмгыяттә булу бик авыр икәнлегенә өйрәтергә;
— тирәдәге кешеләргә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Проектның нәтиҗәсе – С. Г. Якобсон методикасы буенча әзерләнгән концерт.
Методиканың асылы түбәндәге: концерт репетициясез үткәрелә, анда бөтен теләүчеләр катнаша, өлкәннәр кечкенәләргә шатлык бирә. С. Г. Якобсон методикасы буенча эш итү концерт программасын төзүне, чакыруларны әзерләүне, концертта катнашучылар белән әңгәмә оештыруны балалар үзенә ала. Әңгәмә вакытында балалар концерттан алынган мөнәсәбәтләрен бүлешәләр (нәрсә күбрәк ошады, нинди авырлыклар барлыкка килде…).
Йомгаклау концертның мәсьәләләре:
— балаларны бер-берсе белән таныштыру;
— яхшы мөнәсәбәтләр барлыкка килү өчен шартлар кору.
Өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар концерт программасын мөстәкыйль төзергә тиешле иде. Алар кечкенә балаларга шатлык китергәннән канәгатъләнделәр, чыгыш ясый алдылар, артистлар булдылар. Кечкенә төркем балалары яңа кызыклы вакыйгага шатландылар. Моның нәтиҗәсендә яхшы мөнәсәбәтләр, ышаныч һәм кызыксыну барлыкка килде.
Концертны нинди дә җайлы вакытта уздырып була.
Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балалар игътибарлырак, әдәплерәк булдылар, аларның сүзлекләре антонимнар һәм синонимнар белән тулыландырылды, сөйләмнәре грамматика ягыннан дөресрәк булды, төзек сөйләм тагын да үсте. Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге һәм башка сөйләм бозылуы булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар эштән канәгатьләнделәр.

“Тылсымлы сүзләр” проекты белән эш итү планы.

Ай Эш формалары һәм ысуллары
Октябрь Л.Толстойның “Теш” хикәясен уку.
“Тылсымлы капчык” (һәрвакыт шаярган һәм начарлыклар эшләгән аю баласы турында); “Шапокляк” (Шапокляк һәм крокодил Генаның табигатьне саклаулары турында) мультфильмнарын карау.
“Әйдәгез, таныш булыйк” уенын уйнау.
Танышуны сәхнәләштерү.
Ноябрь Л.Толстойның “Песи баласы”дигән хикәясен уку.
А.Кузнецованың “Талаштык” шигырен уку.
“Винни-Пух кунакка бара”, “Акбай Актырнакта кунакта” (кунакта үзеңне тотыш турында) мультфильмнарын карау.
“Өстәл янында” уенын уйнау.
“Без кунакка килдек” – сәхнәләштерү.
Декабрь Т.Ткаченконың “Юмарт Злата” хикәясен уку.
“Ничек зур үсәргә?” (өлкән кешеләр белән тотыш, үз артыңнан уенчыкларны җыеп кую кирәклеге һәм башкалар турында), “Ни өчен песи баласы китте?” (хайваннар белән ничек мөгаләмә итү турынды) мультфильмнарын карау.
“Кошларга һәм хайваннарга ярдәм итәбез” уены.
Гыйнвар В.Осееваның “Тылсымлы сүз” хикәясен уку.
Тылсымлы сүзләр турында шигырьләр сайлау (ата-аналар һәм балалар).
“Сихерләнгән сүз”, “Баранкин, адәм бул!” мультфильмнарын карау.
Уен “Кибеттә”.
“Әдәпле сүз” спектакле (әдәпсез аю баласы турында).
Февраль Т.Ткаченконың “Начар гамәл”, “Ачы мәзәк” хикәяләрен уку.
“Ике саран аю баласы”, “Алмалар капчыгы” мультфильмнарын карау.
Проектның темасы буенча такмаклар һәм җырлар өйрәнү.
Тылсымлы сүзләр турында шигырьләр конкурсы.
Проектның темасы буенча мәкальләр һәм әйтемнәр белән танышу.
Март Ф. Яруллин “Әдәпле бала”, В. Хайруллина “Елмай” әсәрләрен уку.
Әдәплелек турында мәкальләр белән танышу.
“Урыннар алышу”, “Өйдәге кояш”, “Күңелле карашлар” уеннарын оештыру һәм уйнау.
Апрель Кечкенә балалар өчен концерт (С. Г. Якобсон методикасы буенча).
Ата-аналарга, тәрбиячеләргә проектны тәкъдим итү.

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв