Конспект ООД с использованием Сингапурских форм образования «Юлда йөрсәң
Максат: Сингапурның белем бирү формасын кулланып балаларны бердәм эшләргә өйрәтү, коммуникатив сыйфатлар үстерү, командада эшли белү күнекмәләрен ныгыту.
Бурычлар:
Тәрбия бурычы: балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, олыларга ихтирамлылык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлылыгын, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү; танып-белү, кызыксынучанлыкларын, белемнәрен камилләштерү.
Белем бирү бурычы: юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрен тирәнәйтү
Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру, юл йөрү билгеләрен тану, кагыйдәләрне куллана белү, коммуникатив сыйфатлар үсү, командада эшли белү.
Балалар эшчәнлегенең төрләре: сөйләм үстерү, танып белү.
Индивидуаль эш: билгеләрне өйрәнү, дөрес җавап бирү, пазлларны җыю
Сүзлек эше: җәяүле, кисәтүче, тыючы, мәгълүмат бирүче, боеручы билгеләр.
УМК: җырлы- биюле уен «Мин шофер» .
Алдан үткәрелгән эш: юл билгеләре турында әңгәмә, җыр ятлау, сулыш гимнастикасы, физминутка, тел шомарткыч, табышмаклар ятлау, рәсемнәр карау.
Җиһазлау: рәсемнәр, карточкалар, пазллар, юл йөрү билгеләре, һәрбер өстәлгә менеджмент карточкасы һәм номерлар.
Белем бирү эшчәнлегенең төзелеше:
- Кереш. Эмоциональ халәт тудыру, оештыру моменты.
- Кызыл калфак килү.
- Юл йөрү билгеләре турында әңгәмә.
2.1 “Инсайт аутсайт секл” структурасы. (Inside-Outside Circle)
2.2 Балаларны тынычландыру ысулы “Копи клэп”
2.3 Дидактик уен “Билгеләр”. СИНГЛ РАУНД РОБИН (Single Round Robin или Round Robin) .
2.4 Физминутка “Светофорның төсләре нәрсә аңлата?” МИКС ПЭА ШЭА (Mix Pair Share).
2.5 Дидактик уен «Нәрсә артык?» МИКС ПЭА ШЭА (Mix Pair Share) .
2.6 Җырлы- биюле уен “Мин шофер” РАУНД ТЭЙБЛ (Round Table
III. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы.
- Кереш.
Эмоциональ халәт тудыру, оештыру моменты.
- Кызыл калфак килү.
Бер бала көзге янына барып, кызыл калфак алып кия, кулына кәрзин ала.
Бала: Мин бүген Кызыл Калфак булам.
Тәрбияче: Нишләп синең кәефең юк?
Бала: Минем урманда әбием яши, ул авырып ята. Аңа кабартмалар алып барырга кирәк.
Тәрбияче: Син берүзең юлда йөри беләсеңме соң?
Бала: Урамга чыккан идем анда бик күп машиналар йөри. Юл аша ничек чыгарга белмим. Әбиемә барырга ярдәм итегез зинһар.
Тәрбияче: Балалар, ярдәм итәбезме?
Балалар: Кызыл Калфак ничек булышыйк сиңа?