«Кабак-бакча кояшы»- «Тыква-солнце огорода»
Гайфутдинова Миляуша Миннерашитовна воспитатель первой квалификационной категории
МБДОУ «Детский сад № 12 «Буратино» общеразвивающего вида» г. Нурлат РТ
Кабак чәчтем әле быел
Арт бакчамны тутырып.
Сары кабак сары көзгә чаклы,
Үссен әле диеп ,котырып.
Рәхәтләнеп,таралып
Җәелеп үсте кабак,
Сап-сары да түгәрәк
Күктәге кояш кебек.
Утыра кабак үсеп
Тәгәрәп китәрдәй булып,
Витамин күп кабакта
Уңды быел күп булып.
-Зур булып үссен- диеп,
Су сиптем кабат-кабат.
Хәйран булды,күп булды
Әйтерсең табак-табак.
Кабагы да кабагы
Күрсәң исең китәрлек.
Ничек шулай үскән ул,
Утыз метр сабагы.
Бәлеш,пирог,варенье
Манты пешереп була,
Хичюгы янына басып
Фото төшереп була.
Көз байлыгы-кабакның
Бәйрәменә килегез.
Бакчада үскән хәзинә
Файдасы күп белегез!