Вы здесь: Главная > Без рубрики > “Серле сандык хикмәтләре” күңел ачу кичәсе сценариясе

“Серле сандык хикмәтләре” күңел ачу кичәсе сценариясе

  Елисеева Нина Александровна, воспитатель; Идрисова Лейла Тагировна, воспитатель; Зиганшина Гульназ Ильдаровна, воспитатель.

 

Максат: Балаларны татар халык киемнәре һәм андагы бизәкләр белән таныштыруны дәвам итү, татар мәдәниятенә якынлаштыру. Милли бизәк кисеп ябыштыру эшчәнлеген ныгыту.

Бурычлар:

  1. Балаларның татар халык орнаменты турында булган белемнәрен ныгыту һәм татар халык баш киемнәрен зәвык белән бизәргә өйрәтү. Зәвыклы, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.
  2. Балаларның игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен, кул чугы моторикасын, сөйләм телен үстерү.
  3. Милли киемнәргә кызыксыну уяту. Төсләрнең берләшүенә игьтибар итү. Уз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре: танып-белү, аралашу, социальләштерү, музыка, матур әдәбият уку.

Методик алымнар һэм чаралар: сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш, уен.

Сузлек: серле, тылсымлы, сихри сандык, хикмәтләр, орнамент- бизәк, тубәтәй, калфак.

Җиһазлар: татар орнаментлары, кечкенә сандык, калфак, тубәтәй модельләре, татар халык орнамент шаблоннары, салфеткалар, ноутбук, презентация.

Сандыгының иң өстендә ята

Калфак яннарында тубәтәй.

Бик кадерлэп саклый аны эби,

Булса да ул шундый бәләкәй.

 

Балалар группага керәләр. Исәнләшәләр.

Т: Исәнмесез, кәефләрегез ничек? (Жаваплар).

Т: Сезнең өчен бик шатмын!

Әйдәгез, таныш булыйк, минем исемем Гүзәл. Мин сезне милли кул эшләре остахәнәсенә чакырырга килдем, әйдәгез, барабызмы?

Балалар утыралар.

Т: Әйтегез әле, үскәннәрем, без хәзер сезнең белән нинди телдә сөйләшәбез һәм без кайсы милләттән булабыз?

Б: Безнең туган телебез — татар теле, без татар милләтеннән булабыз.

Т: Әйе, балалар, татар халкының үз теле, үз милли киеме, узенә генэ хас гореф-гадәте, йола-бәйрәмнәре бар. Йола дигәннән, сез ерак әби-бабаларыгызның яшь чаклары белән кызыксынганыгыз бармы соң? Алар ничек киенеп йөргәннәр икән?

Балалар җаваплары.

Т: Менә карагыз әле, мин сезгә әбиемнең кечкенә сандыгын алып килдем. Ул бик борынгы сандык. Әбием анда үзенең бизәнү әйберләрен саклаган. Аның эчендә нидер бар. Әйдәгез, ачып карыйк. Сандык эченнән төрле төстәге, матур бизәкләр чыга.

Т: Балалар, бик матур бизәкләр, сез ничек уйлыйсыз, бу бизәкләр нишләп монда яталар икән. Алар нәрсәгә кирәк соң?

Балалар жаваплары. (Татар халык киемнәрен бизәү өчен)

Т: Бик дөрес, без сезнең белән бүген, татар кызларының һәм егетләренең баш киемнәрен — калфак белән түбәтәй бизәрбез. Балакайлар, сезнең матур калфакларны, түбәтәйләрне күргәнегез бармы? Кайда күргәнегез бар?

Балалар җаваплары.

Т: Балалар, ә минем башымда нәрсә соң? Әйдәгез әле матур калфак һәм түбәтәйләрне карап китик, аларны ничек итеп киеп йөриләр икән?

Экранда слайдлар карау.

1.слайд: татар хатын — кызлары баш киеме — калфак.

2.слайд: ир- егетләр баш киеме — түбәтәй.

3.слайд: баш киемнәрнең кулланылышы.

Т: Ә хәзер калфак һәм түбәтәйләрне ничек бизәргә кирәклеген

карап китик. (Тәрбияче үрнәген карау. Бизәкне ябыштыру

алымын күрсәтү.)

Т: Балалар, хэзер эшкэ керешик. Балалар өстәл артына килеп утыра. Һәр кыз бер егет белән парлана. Һәр пар 1 калфак белән 1 түбәтәй “чигә”. (ябыштыра). Баш киеменең төсенә килешкән һәм андагы силуэтка

туры килгэн бизәкне сайлап алу, урынына куеп карау.

Бизәкләрне ябыштыру өчен артындагы кәгазьләрен куптару.

Т: Балакайларым, минем күзләрем инде начар күрә, җеп тә саплый алмыйм, ә сез булганнар, бик өлгерләр. Кулларыгыз да йөгеректер. Аллага тапшырып башлыйк. 

Балалар кисеп ябыштыру эшен башкарганда татар халык көе куела. Балалар музыка астында эшлилэр.

Эш барышында тәрбияче кыенсынган балаларга аерым килеп өстәмә аңлатма һәм киңәшләрен бирә, куркынычсызлык кагыйдәләрен исләренә төшерә. Эшчәнлек ахырында балалар бер-берсенең эшенә бәя бирәләр.

Җырлый- җырлый сәхнәләрдә

кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы… (калфагы)

 

Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Баш тубәмдә…(түбәтәем)

Мин бүген бик бәхетле.

 

Балалар башларына калфак һәм түбәтәйләрен кияләр.

Балалар тугәрәккә басып татар халык уенын “Куш кулым” ны җырлап уйныйлар.

Калфак һәм түбәтәйләр балаларга истәлек итеп бирелэ.

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв