«Балаларның сөйләмен үстерүдә татар халык авыз иҗатын куллану»
Мусина Тагьсима Рахимулловна
воспитатель высшей квалификационной категории
МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №49» г. Нижнекамск
Мусина Тагьсима Рахимулловна
югары квалификацион категорияле тәрбияче
«49 –нчы санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы» МҮМБУ
Түбән Кама шәһәре
Туган телне саклау һәм үстерү — көнүзәк мәсьәлә, чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни дәрәҗәдә куллануына бәйле.
Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең төп бурычы — балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя-күрә белергә өйрәтү. Чөнки тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый. Белгәнебезчә баланың теле ана теле белән ачыла, аның ярдәмендә ул тирә-юнь белән мөнәсәбәткә керә: сабыйның аң-белем дәрәҗәсе үсә, дөньяга карашы да киңәйгәннән киңәя бара. Шуңа күрә балаларны ана теленә өйрәтү, аны үз телендә иҗат итә белергә, анда милләтебезнең әдәби һәм мәдәни байлыкларына кызыксынучанлык, хөрмәт тәрбияләү эшен мәктәпкәчә яшьтән үк башлау зарури.
Балаларның сөйләм теле үсеше соңгы елларда артта кала. Сөйләм теле үсешен, гадәттә, баланың өлкәннәр белән аралашуына турыдан-туры бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм, һәр мөмкинлектән файдаланып, өлкәннәр нарасыйлары белән әңгәмә кора. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә яисә төрле авазлар гына куллана. Балаларны авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашырырга нәфис сүз, әдәби әсәрләр, нәфис сүз, һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте гаять зур. Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар әдәбияты әсәрләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең логик фикерләү сәләтен үстерә, тирә-юньне танып белергә өйрәтә, дөнья халыклары иҗаты белән кызыксынуларын арттыра.
Бала туган телнең нечкәлекләрен никадәр тирәнрәк танып белсә, туган тел төсмерләре чагылышын шулкадәр яхшырак кабул итә. Аның йөрәге дә сүзнең матурлыгын шулкадәр активрак аңлый һәм ул сүзләр тылсымына да шулкадәр тизрәк төшенә. Сүзләр тылсымына өйрәнү исә кешеләр белән актив аралашу, алаларга ярдәм итү, әңгәмәдәш булу мөмкинлеге бирә.
«Без барыбыз да балачактан», — дигән атаклы язучы Сент-Экзюпери. Бу чыннан да шулай. Кем генә булсак та – язучымы, укытучымы, әллә гади бер эшчеме – күңел балачакка еш әйләнеп кайта. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер – ул уеннардыр, мөгаен. Безнең туган телебез татар теле – изге дә, көчле дә. Аның көче — тәрбияви әһәмиятендә. Бакчада бала туган телебездә халкыбызның бишек җырларын, халык әкиятләрен, такмак-такмазаларын, җыр моңнарын ишетеп үсә, аңлап үсә икән, димәк ул изгелек, игелек дигән төшенчәләрне аңлап үзләштерә.
Балалар фольклоры — халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып килгән поэтик һәм педагогик мирасы ул. Чөнки ул гасырлар алдында имтихан тоткан, заманалар сынавы аша үткән гыйбрәтле тормыш тәҗрибәсен туплаган акыл хәзинәсе. Татар халкының үзенә генә хас үзенчәлекле педагогикасы — нәтиҗәле тәрбия чараларын туплаган хәзинә сандыгы. Әби-бабайлар тәрбия турында махсус әдәбият укымасалар да, үзләренең шәхси тәртип үрнәге һәм хезмәтләре белән балада иң мөһим, иң гүзәл сыйфатларны тәрбияли алганнар.
Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү иң авыр һәм четерекле эш. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.
Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге, һәр баланың туган көннән туплап килгән хәзинәсе. Телне кешеләр иксез-чиксез дәрья белән чагыштыралар. Ә бу дарья серле, сихри, бай, аның суында нинди генә энҗе — җәүһәрләр юк икән! Тәрбияченең төп бурычы туган телнең бай мөмкинлекләреннән файдаланып, бала күңеленә, сабый йөрәгенә матурлык, игелеклелек, инсафлык орлыкларын чәчү, шушы бай мирасыбызны кулланып, ана телен, Ватанын сөя белүче шәхесләр тәрбияләп үстерү.
Педагоглар һәм ата-аналар бу мирасны бала тәрбияләүдә ныклы нигез, үтемле чара итеп куллана белсә, ирекле, белемле, бар яктан сау-сәламәт, зыялы, тормышта үз урынын мөстәкыйль табарга сәләтле, үз-үзен тәрбияләп камил шәхес булырга омтылучы кешеләр үстерә алачак.
Халыкның рухи мирасы, күңел җәүһәрләре балага дөрес, нәтиҗәле тәрбия бирүдә бай хәзинә. Бишек җырлары, юаткычлар, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр, мәзәкләр, риваятьләр, дастаннар, мөнәҗәтләр — халкыбыз горурлыгы. Болар бай, гыйбрәтле, тирән мәгънәле, акыл-зиһен сәләтен, эшчәнлеген үстерүче үтемле чаралар булып тора.
Менә шуларның барсын да күздә тотып, үзебезнең татар төркемендә балаларны тәрбияләү һәм белем бирү эшен халык авыз иҗатына, балалар фольклорына таянып алып барырга кирәклеген аңладым, һәм 2012 елдан шушы юнәлештә эшне башлап җибәрдем. Фольклор әсәрләренең нәниләрне эстетик, физик һәм интеллектуаль яктан тәрбияләүнең, бигрәк тә сөйләм телен үстерүнең иң отышлы чаралары булуын исәпкә алып, мин үземә “Балалар фольклоры” темасын сайладым. Төркемгә татар балалары йөрүе һәм аларның әти-әниләренә бу фольклор әсәрләре кечкенәдән үк таныш булуы да бу теманы сайлауда этәргеч булды. Бу эшне тирәнрәк алып бару өчен фольклор түгәрәге эшен дә башлап җибәрдем. Моның өчен уку елы башында, балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, түгәрәкнең перспектив планын төзедем, һәм ел дәвамында шушы план нигезендә төрле фольклор жанрлары белән таныштыруны оештырдым. Мәсәлән, башта күбрәк халык уеннарына игътибар биреп, “Йөзек салыш”, “Аю-бүре”, “Кәрия-Зәкария”, “Ябалак”, “Гөлбану”, “Түбәтәй”, “Самовар”, “Буяу сатыш”, “Яулык салыш”, “Ак куян” һ.б. уеннарны өйрәндек. Аннары әкренләп такмаклар, санамашлар, эндәшләр, тизәйткечләр, алдавыч әкиятләр белән таныштык. Мәктәпкә әзерлек төркемендә инде фольклорның катлаулырак жанрларына — эндәшләр, әйтемнәр, такмак-такмаза, тел көрмәкләндергечләр, әйтелүләргә игътибар бирелде.
Әлбәттә, бу эшләрне башкару өчен материаль база да нык булырга тиеш. Шунлыктан төркемдә фольклор темасына багышланган төрле методик кулланмалар, китаплар булдырылды, альбомнар, папкалар ясалды.
Балалар иҗаты әсәрләрен түгәрәктә генә түгел, төрле шөгыльләрдә, көндәлек режим вакытларында, саф һавада, бәйрәм иртәләрендә һәрдаим кулланабыз һәм өйрәнәбез. Чөнки бу әсәрләрнең кулланышы күпкырлы һәм даими, аларны сүз уңае белән кулланырга мөмкин. Мәсәлән, урамга чыккач, көн суыграк булса, “әйдәгез, кояшны чакырыйк” дип:
Кояш, чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда,
Тәти кашык – саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!- дигән эндәшне кабатлыйбыз. Яки кинәт кенә яңгыр сибәли башласа:
Яңгыр, яу, яу, яу!
Тәмле ботка бирермен … һ.б. дип кабатлыйбыз. Бу такмакларны әйтү балаларның сөйләм телен үстерә, хәтерләрен ныгыта, күңелләрен күтәрә.
Нәниләрнең рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерүдә иң әһәмиятле, үтемле һәм нәтиҗәле чараларның берсе — уеннар. Балалар белән уен оештырганда мин күбрәк халык уеннарына игътибар бирәм. Халкыбызның гореф — гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары — җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.
Безнең балалар халкыбызның онытылып бара торган бик күп уеннарын өйрәнделәр һәм бик теләп уйныйлар. Мәсәлән “Йөзек салыш”, “Самовар”, “Аю-бүре”, “Гөлбану”, “Түбәтәй”, “Буяу сатыш”, “Ак куян” һ.б. уеннарны, әсәрләрне куллану грамматик категорияләрне һәм авазларның дөрес әйтелешен ныгыта, баланың сөйләмен баета, кара-каршы сөйләшү күнекмәләрен үстерә.
Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә фольклор куллану эшенең нәтиҗәләрен төрле эшчәнлекләрдә, кичә-бәйрәмнәрдә күрсәтергә тырышам. Методик берләшмәләрдә ясаган чыгышлар: “Балаларның аваз культурасын үстерү” , “Гадәти булмаган чаралар кулланып балаларның сөйләм телен үстерү”. Балалар фольклоры һәм әкиятләрнең әһәмияте турында ата-аналар җыелышында чыгышлар ясыйм, консультацияләр тәкъдим итәм, кабул итү бүлмәсендә ата-аналарга балалары белән өйрәнү өчен даими рәвештә төрле халык авыз иҗаты әсәрләрен куям. Әти-әниләр дә балаларының халык иҗатын өйрәтүне хуплыйлар, мөстәкыйль рәвештә, кызыксынып уйныйлар. Бу уеннар физик яктан үстерү белән бергә, тәрбияви яктан да зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, “Кәрия-Зәкария” уенында уртага чыккан баланың уңай ягы мактала. Бу — балага киләчәктә дә шундый яхшы булу өчен этәргеч көч булып тора, алар һәрберсе уртага чыгарга һәм үзләренең яхшы яклары турында җыр җырлаганны көтеп алалар. “Ябалак” уены балаларның игътибарлыгын арттыруга ярдәм итә. “Буяу сатыш” уенында балаларның диалогик сөйләме ныгый, камилләшә, төсләр кабатлана һәм шул ук вакытта җитезлек, өлгерлек һәм хәрәкәтчәнлек үстерелә. Уен вакытында һәм башка мизгелләрдә бер баланы сайлап алырга кирәк була (мәсәлән: уенда төп рольне башкаручы). Бу очракларда безгә һәрвакыт санамышлар ярдәмгә килә. Беренчедән, мондый юл белән сайлап алу балаларны аермыйча, теләсә кемне төп рольгә кую мөмкинлеге бирә. Монда үпкәләргә урын юк: чөнки санамыш кемгә чыга — шул сайлана. Икенчедән, балаларның шигъри сөйләм телен үстерү.
Төркемдә сөйләмнәре авыр булган балалар бар. Шуны исәптә тотып, без алар белән тел көрмәкләндергечләр өйрәнәбез. Мәсәлән, “ш”, “ч” авазларының дөрес әйтелешен ныгыту өчен:
“Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы” — тел көрмәкләндергечен кабатлыйбыз, “р” авазын ныгыту өчен:
“Карга кара, кара, карга!
Каррык-каррык каркылдама!” әйтенүе бик отышлы.
Шулай ук диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр — әйтешләрне дә һәрдаим кулланам. Мәсәлән, “Аптыратыйммы?” уены барышында, балалар экспромт рәвештә тиз-тиз җавап табарга тиешләр. Бу — аларның тиз уйлаулары, зиһеннәре баю, фикер йөртү һәм тиз җавап табу өчен уңайлы тел күнекмәсе. Безнең төркем балалары бу уенны үзләре мөстакыйль рәвештә уйныйлар, телләрен шомарталар, күңел ачалар.
Балаларның хәтерен үстерүдә, акыл-зиһен үсешенә, кузаллау, фикерләү сәләте формалашуда, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләүдә, фикер байлыгын, зирәклеген үстерүдә, күңел хәзинәсен баетуда мәкаль-әйтемнәрнең, табышмакларның роле зур. Без аларны көндәлек режим вакытларында, төрле шөгыльләрдә киң кулланабыз. Әти-әниләр татар халык авыз иҗатын хуплыйлар, кулларыннан килгәнчә булышалар, бу эшне өйдә дә дәвам итәргә тырышалар. Ата-аналар белән ике арадагы элемтәне ныгыту өчен алар белән ачык дәресләр, күңел ачу чаралары оештырабыз.
Табигый, буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Моның шулай булуы әдәби әсәрләр мисалында тагын бер кат исбатлана.
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара. Сабантуйлар үткәрәбез, аларны халыкчанрак, җанлырак итәргә, Нәүрүз, Нардуган, Карга ботксы бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ. б. ны тергезеп, көнкүрешебезгә кайтаруга омтылабыз. Татарстан халыклары үзара дус, тату яши. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Әби-бабайларыбыз безгә күпме рухи мирас калдырган. Әнә шул мирасны югалтмыйча, алдагы буыннарга тапшыру — безнең бурыч. Ә халык авыз иҗаты әсәрләре — әнә шул максатларны тормышка ашырырга ярдәм итүче төп чараларыбыз. Шушы чаралардан дөрес файдаланып, киләчәк өчен лаеклы буынны тәрбияләүдә үз өлешемне кертермен дип ышанам. Туган телебезне саклап калуда, аның матурлыгын, байлыгын киләчәк буынга тапшырып калдыруда без – педагоглар җаваплылык тоеп, бу эштә үз өлешебезне кертергә бурычлыбыз.
Мин “Балачак-уйнап, көлеп үсәр чак” исеме астында басылган методик эшкәртмәмдә халык авыз иҗаты, уеннар кулланып ясалган эшчәнлекләр, бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары, әдәби-музыкаль кичәләр конспектларым тупланган. Бу эшкәртмәләрдә балаларны халкыбызның күңел бизәкләре, халык сәнгате, традицияләре белән яккыннан таныштырам. Бәйрәмнәрендә катнашу, балаларны рухи яктан баета, үзенең халкы өчен горулану хисләре тәрбияли һәм аның тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уята. Баланы милли көнкүрешкә, сөйләмгә, җырларга өйрәтү, халык йолаларын, югалтмыйча саклау, кече Ватаныбызга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә төп этәргеч көч булып тора.
Татар халкы һәр вакыт үзенең йолаларына тугры булды. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.