Вы здесь: Главная > Без рубрики > Әниләрнең күңел җылысы

Әниләрнең күңел җылысы

 

Хасанова Гульфия Маулетовна

воспитатель первый квалификационной категории

МАДОУ «Детский сад присмотра и оздоровления для детей с урологическими заболеваниями№64»

г. Нижнекамск


Хасанова Гөлфия Мәүлет кызы

беренче категорияле тәрбияче

«64нче номерлы урологик авыру балаларны

карау hәм сәләмәтләндерү бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәчә яшьтәге

балаларга белем бирү учреждениясе

Түбән Кама шәhәре

.

Максат: Балаларда әниләргә карата ихтирам, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Белем бирү бурычы

Балаларны әниләр турында тасвирлама төзү осталыгын формалаштыру, төнбоек чәчәген кашыклардан ясарга өйрәтү.

2.Үстерү бурычы

Балаларның логик фикерләү сәләтен, хәтерне, игътибарларын кызыксынучанлыкларын, шигырьләрне сәнгатьле сөйләү осталыкларын үстерү.

3. Тәрбия бирү бурычы

Балаларда әниләргә карата ихтирам, игътибарлылык, изгелек күрсәтү сыйфатлары тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш:хөнәр ияләре турында рәсемнәр карау, әниләр турында шигырьләр өйрәнү.

Алымнар: әңгәмә,практик эш, сорау- җавап, уен, сүзлек эше, педагогик ситуация, күмәк һәм индивидуаль эш, шигырь сөйләү,

Җиhаз: синквейн схемасы, сандык, хат.рәсемнәр.таҗы алына торган чәчәк.

Таратма материал:кашыклар,пластилин,такта,салфетка.

Шөгыль барышы

1. Оештыру

Тәрбияче.Әссәләму алейкум , балалар! Карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

Балалар:Әссәләму алейкум.

Тәрбияче .Сезнең елмаюыгыз, йөрәк җылыгыз аларга бүләк булсын.

2. Әңгәмә

Тәрбияче.Балалар,хәзер нинди ел вакыты?

Балалар .Яз.

Тәрбияче.Яз билгеләрен әйтегез әле.

Балалар.Кошлар җылы яктан очып кайталар,көннәр җылына,тамчылар тама…..

Тәрбияче. Атнаның нинди көне?

Балалар.Җомга.

Тәрбияче .Рәхмәт балалар.

3.Сандык карау.

Тәрбияче .Балалар бу нәрсә?

Балалар.Сандык.

Тәрбияче. Әйе ,балалар, дөрес әйтәсез, бу сандык.Эчендә нәрсәдер бар икән ? Бик серле сандыкка охшаган.Әйдәгез, ачып карыйк әле.

(сандык эченнән хат чыга).

Тәрбияче.Балалар, бу нинди хат икән? Аны безгә кем җибәрде икән соң? Игътибар белән тыңлагыз, мин хат укыйм.

Кадерле балалар, без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез, шөгыльдә катнашсагыз. без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез!

Тәрбияче. Балалар, әниләрегезне сөендереп, аларның биргән сорауларына җавап бирергә сез әзерме?

Балалар.Әзер.

1.Бирем

Тәрбияче. Әминә, өстеңдәге бу матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?

Бала.Әни.

Тәрбияче .Салих , сезнең өйдә тәмле ашларны кем пешерә?

Бала.Әни.

Тәрбияче -Самир, синең киемнәреңне кем чиста итеп юа?

Бала.Әни.

Тәрбияче Муса , сине иртә белән кем назлап уята?

Бала.Әни.

Тәрбияче.Балалар сез бик матур җаваплар бирдегез. Бүгенге шөгылебез кемнәргә багышлана инде?

Балалар.Әниләргә.

Тәрбияче Дөрес, балалар.Без буген әниләр турында сөйләшербез.

2. Шигырьләр сөйләү

Тәрбияче. Балалар, сезгә әниләргә багышланган шигырьләр өйрәнеп килергә кушылган иде.

1 бала:“Әнием һөнәре” (Ф. Яруллин)

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

 2 бала: Әни кирәк (Роберт Миңнуллин)

Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк.

Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк.

Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк.

3 бала: Безнең әни (Ф.Рәхимголова)

Кем тегә матур күлмәкләр,

Кем ясый асыл бизәкләр,

Кем тәмле ашлар пешерә,

Гел сине искә төшерә?

 Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши?

Ул – безнең иң якын кеше,

Ул, белегез, безнең әни.

4бала: Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

 Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

 Кибеттән сөт алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

Физминутка.

Тәрбияче .Балалар әйдәгез бераз ял итеп алыйк

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

 Аяк очына басып,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

 Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

 Менә шулай, менә шулай.

Тәмле пироглар ясыйк.

 Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк.

 Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик.

 Җитез спортсменнардай

Бергәләшеп йөгерик.

 3.Хат уку

Тәрбияче .Карагыз әле , балалар, сандыкта тагын ниндидер хат ята. Ә бу хатны кем язды икән? (педагогик ситуация). Хәзер, белербез! (хат укыла)

Исәнмесез. Сезгә Гөлназ хат яза. Минем әнием бар. Аның исеме Алсу.

Иртән ул миңа ботка ашарга куша , ә минем ашыйсым килми. Әнием мине яратмый . Миңа нишләргә.

Тәрбияче .Әнием мине яратмый дип, Гөлназ дөрес уйлыймы?

(балаларның җаваплары).

Тәрбияче. Ә минемчә, Гөлназ дөрес уйламый , сезгә үсәр өчен ботка ашарга кирәк, чөнки боткада организм өчен кирәкле витаминнар күп. Әнисе Гөлназны да ярата, аның сәламәтлеге турында кайгырта.

4.Д/уен «Матур сүзләр»

Тәрбияче .Балалар,сезнең алда таҗы алына торган чәчәк.Без аның таҗларын алабыз хәм матур сүзләр әйтәбез.

( матур,назлы,сөйкемле, юмарт……..)

5.Синквейн төзү

Тәрбияче.Балалар,әйдәгез синквейн төзибез.

1.Әни

2.Матур,ягымлы.

3.Ярата,үстерә,кочаклый.

4.Кеше

6.Санамыш әйтү

Тәрбияче .Айрат,яле санамыш әйт әле.

Әлчи,бәлчи

әни миңа күлмәк үлчи

чәүкә,чыпчык,

Син кал,бу чык

7.»Мәликә» уены

Тәрбияче.Эйдәгез уйнап алабыз.

Утыр утыр мәликә

Алмагачның төбенә

Кем утырган каршыңа

Әйтеп бирче тиз генә.

8.Интегральләштерү(кул эше)

Тәрбияче .Әйдәгез, без дә әниләребезне сөендерик, аларга кечкенә генә бүләк әзерлик. Кашыклардан без төнбоек чәчәге ясарбыз.

Кашыкларны сары пластилинга тыгабыз 2 рәт итеп. Аннары пластилинны яшел катыргы кисәгенә куябыз.

Менә нинди матур төнбоек чәчәге килеп чыкты. Менә хәзер матур төнбоек чәчәген әниләргә бүләк итәргә була. Бүләкләрегезне биргәндә тылсымлы сүзләрегезне, иң изге теләкләрегезне әйтергә онытмагыз!

10.Йомгаклау

Тәрбияче -Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?

Тәрбияче -Без бүген нәрсәләргә өйрәндек?

 

  • Digg
  • Del.icio.us
  • StumbleUpon
  • Reddit
  • Twitter
  • RSS

Оставить отзыв